Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районының КазЧаллы авылының уңган терлекчесе Зоя Андрееваның эшкә килүенә быел 37 ел тулды

    Каз Чаллы мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач бер төркем яшьтәшләре белән ул шәһәргә китеп төзелештә эшли.

    Авылдаш егете Василий белән гаилә корып җибәрергә килешкәч авылларына әйләнеп кайталар алар. Ул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Яков Ефимов кызны үз янына идарәгә чакыртып ала. Һәм терлекчелек комплексына сыер савырга эшкә чакыра. Мәктәп елларында өйдә сыер сауган кыз булдыра алырмынмы икән дип икеләнеп куя. Ни дисәңдә 20 сыер савуы җиңел эш түгел бит. Әмма җитәкче ике сөйләшергә яратмый. Әти-әниеңә ошасаң булдырырсың кызым дип, җайлап кына озатып кала. Шушы көннән соң дистә елдан артык ул сыер сава. Үз эшен белеп, яратып башкаруын күреп аңа җаваплырак эш йөклиләр. Күп еллар дәвамында Зоя ындыр табагы мөдире хезмәтен башкара. Аннан соң аңа хисапчы, склад мөдире кебек җаваплырак эшләр йөклиләр.
    2010 елда элеккеге терлекчелек комплексы базасында төзекләндерү эшләре башланып китә. Һәм биредә дуңгыз үрчетү эшен җайга салалар. Бу эшләрнең барысында башлап йөргән Фәнис Садыков авыл кешеләре белән уртаклашкач, күпләрнең киңәшен истә тотып, иң яхшы эшчеләрне үз тирәсенә туплый башлый. Беренче эш көненнән үк иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган Зоя Андрееваны ферма мөдире итеп билгели ул. Менә шул көннән эшләре җайланып китә аның. Ферма мөдире үз янына тырыш, хезмәт сөючән кызларны туплый башлый. Ул елларда оешкан коллектив әле бүген дә производствоның иң җаваплы урынында хезмәт куялар.
    Идрис Аметов.
    Бу язманың газетабыздан укый аласыз.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: