Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында яңа терлекчелек комплексын эшлиләр (ФОТО)

    Елның тагын бер олы төзелешендә

    Соңгы вакытларда районыбыз биләмәсендә зур күләмле төзелешләр саны артканнан артып тора. Элеккеге елларда капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре буенча күрше-тирә төбәкләр арасында макталган районыбызда бүген олы төзелешләр ишәя. Шуларның тагын берсе һәм эресе Яңавыл янәшәсендәге терлекчелек комплексыдыр. Әлегә ул 500 баш савым сыерына исәпләнә. Төзелешне бу ел ахырына кадәр тәмамлау бурычы куелганга, эшләр тулы куатенә алып барыла.

    Комплекс тулысынча соңгы заман технологиясе нигезендә эшлиячәк. Биредә 70 кә якын өстәмә эш урыны булачак. Бу заман төзелеше 160 миллион сумга төшәчәк. Бүген районыбыз биләмәсендә эшләүче терлекчелек фермаларыннан үзгә яклары да бик күп аның. Һәр бина 250 баш савым сыерына исәпләнгән. Ул нык һәм җылы булачак диләр белгечләр. Комплекс өчен инде яхшы нәселле 70 баш тана алып кайтканнар.

    Ә гомумән алганда,биредәге мөгезле эре терлекләнең баш саны 1000 гә җитәчәк. Төзелеп килүче ике терлекчелек торагы уртасында сөт блогы төзелешен инде тәмамлаганнар. Кыска гына вакыт аралыгында да төзелештәге көннән-көн зур үзгәрешләр күзгә ташлана. Тиздән терлекләр торагының түбәсен ябачаклар. Комплекс янәшәсендә олы итеп атлар сарае төзегәннәр. Хезмәткәрләре өчен махсус йорт һәм терлек торагыннан тыш, монда малларга азык базасы туплау объектлары булдыру да игътибардан читтән калмаган.

    Терлекләр өчен катнаш азык җитештерү цехы һәм 1000 тоннага исәпләнгән ике сенаж базы төзелеше дә тәмамлану алдында тора. Эшләүче хезмәткәрләр сүзенә караганда, терлекчелек биналарыннан чыккан көндәлек тирес махсус урында эшкәртү үтәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, барысын да заманча уйлап, җиренә җиткереп башкаралар.

    Хезмәткәрләр өчен дә тулы уңай вә кулай шартлар булдырылачак. Чишенү-киенү, душ бүлмәләре эшләячәк. Әлеге комплексны бу елның август башында файдалануга тапшырырга исәп итәләр. Беренче эш көненнән башлап ел ахырына кадәр монда 900 тонна сөт җитештерү планлаштырыла.

    Идрис Аметов.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: