Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районы Күгәрчен авылында яңа завод эшли башлады (ФОТО)

    Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары Васил Шайхразиев "Русский Мрамор" җәмгыятенә караган Еврокүләм колачлы комплексның яңа заводын ачуда катнашты. Әлеге заводның Күгәрчен җирлегендә төзелүе күпләр өчен мәгълүмдер диеп фаразларга кирәк. Чөнки, бу төзелеш хакында аз язылмады, аз сөйләнмәде.

    Инде мрамор ит җитештерүче заводка килгәндә, биредә әлегә 52 кеше эш урынлы булачак. Бүгенге көндә дүрт белгеч ит түшкәләрен сөягеннән арындырып торалар. Хуҗалар әйтүенә караганда, аларның һәркайсының сменага икешәр тонна ит эшкәртү мөмкинлеге бар икән. Алардан ары берничә эшче әрҗәләргә төшкән итләрне сортларга бүлеп тартмаларга тутырып торалар. Аннан, продукция сәүдә нокталарына озату өчен әзерләнә башлый. Бүгенге көндә биредә җитештерелгән сыйфатлы продукция Мәскәү базарларына юл тота икән. Нәтиҗәләр әлеге экологик чиста продукциягә сорауның зур булуын күрсәткән.
    Бу уңайдан, " Русский Мрамор" җәмгыяте генераль директоры Рустәм Нурутдиновның үзен тыңлап карыйк:
    - Әлеге проектның бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Ит продукциясен беренчел эшкәртү, аны сату челтәрләренә озатуга әзерләү заводының ачылуы, бу олы инновацион проектыбызны тормышка ашыруда ныклы һәм ышанычлы адымыбыз булды.Бу заводны сафка бастыру балыкбистәлеләр өчен дә зур мөмкинлекләр, перспективалар ача. Беренче көннәрдән үк заводны чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе алга килеп баса.
    Идрис Аметов,
    Вазыйх Фатыйхов.
    Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
    Фото авторы: Идрис Аметов.
    Укыгыз: Васил Шайхразиев: әйткән сүз- аткан ук # Олы кунак безнең спорт үзәгенең эшчәнлеге югары бәяләде (ФОТО)# Районыбызга Татарстан Республикасы премьер -министры урынбасары Васил Шайхразиев рәсми визит белән килде (ФОТО)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: