Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе хуҗалыклары терлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәүне төп максат итеп куйганнар

Быелгы кышлату чорында хуҗалыклар һәм фермерларыбыз терлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәүне үз алларына максат итеп куйдылар.

Бүген, иктисадый кыенлык чабудан тартканда терлекчелек тармагының төп табыш чыганагы булуын да онытырга ярамый. Җитештергән продукциянең экологик яктан чиста һәм югары сыйфатлы булуы да олы әһәмияткә ия. Бу яктан районыбыз товар җитештерүчеләренә тел-теш тидерерлек түгел. Алар продукциянең күләмен дә, сыйфатын да игътибар үзәгендә тоталар. Бу елның 11 ае йомгаклары буенча, мәсәлән, савым сыерларның баш санының элеккегечә сакланып калуы киләчәккә зур өметләр уята. Бүгенгесе көнне районыбыз хуҗалыкларында 12645 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, аның 3108 е савым сыерлары. Быел хуҗалыкларда бозау алу да узган елдагыдан 237 башка артты. Ел башыннан районыбызда 132 мең центнердан артык сөт продукциясе җитештерелде. Ул узган елдагыдан 4902 центнерга артык. Сөт җитештерүдә "Масловский", "Кулон-Агро", "Ильдан" хуҗалыклары һәм "Нәбиуллин", "Назимов", "Гобәйдуллин", "Габитов", "Бикмуллин", "Гыйльмуханова" кебек фермерлык хуҗалыкларының айдан-айга тотрыклы эшләүләре нык сөендерә. Әмма, бер үк вакытта "Азык-төлек корпорациясе" ,"Балык бистәсе ВЗП" хуҗалыклары һәм "Бариев", "Н.Закирова", "Шакиров", "Никитин", "Амербекян" кебек фермерларның үз мөмкинлекләреннән түбән эшләүләре аңлашылмый.

Ит җитештерүдә дә уңышлар күзәтелә. 11 айлык йомгакларга күз салсак, районыбыз хуҗалыкларының 21000 центнердан артык ит җитештерүләрен күрергә мөмкин. Бу сан узган елдагыдан 2800 центнерга артык. Монда исә "Логос", "Масловский", "Зюзино" хуҗалыклары һәм "Ананьев", "Талаков", "Маннанов", "Г.Закирова", "Караганов" кебек фермерлык хуҗалыкларының хезмәт нәтиҗәләре күләмле булуын күрергә мөмкин. Ләкин әле монда да "Азык-төлек корпорациясе", "Кульга", "Арыш" хуҗалыклары һәм "Хәкимов", "Бариев", "Никитин", Амербекян", "Шакиров" кебек фермерларның йомшак эшләүләре аңлашылмый.

Ә менә дуңгыз ите җитештерүгә килгәндә, аның узган елдагыдан ике мәртәбә диярлек артуы-Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге "Агрокам" җәмгыяте хезмәткәрләренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Алар ел башыннан 6232 центнер ит җитештергәннәр. Дуңгыз балалары алу да узган елдагыдан 8000 башка арткан.

Мөгезле эре терлек белән бергә районда сарык һәм ат үрчетү дә үсеш юлында. Бүгенгесе көнне 7 крестьян-фермерлык хуҗалыгында 500 башка якын сарык исәпләнә. Ат асрауны да күпләр үзләренә кәсеп итеп алганнар. Хуҗалыкларда һәм фермерларыбызда бүген барысы 543 ат исәпләнә. Узган елдагыдан ул 24 башка артык.

Инде ел тәмамланырга да күп калмады. Районыбыз терлекчеләре аны күтәренке хезмәт уңышлары белән төгәлләрләр дип ышанабыз. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар һәм фермерларда мул азык базасы хупланды. Димәк, киләсе елда да терлекчелек продуктлары җитештерүнең кимемәячәгенә ышаныч зур.

Идрис Аметов.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык