Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе фермаларына яңа "киемнәр" киендерәләр

    Хөкүмәт программалары нигезендә торак йортларга, мәктәпләргә генә түгел, инде терлекчелек биналарына да капиталь ремонтлар үткәрелә.

    Бик шәп нәрсә бит. Нигә әле элеккеге нигезе нык, таза биналарны сүтеп юкка чыгарырга? Моңарчы хезмәт иткән фермаларның әле тагын күп еллар дәвамында файда китерәчәгенә һич бернинди шик юк. Ә моңа мисаллар бик күп. Әнә, Бирдебәк авылында 200 баш терлеккә исәпләнгән бина, Түбән Тегермәнлектәге 100 баш сыерга исәпләнгән ферма капиталь ремонтлагач бөтенләй икенче төс алдылар. Алар яңалардан бер дә ким түгел. Соңгысы, Түбән Тегермәнлек авылындагысы аеруча күңелләргә хуш килерлек. Төзелеш бригадасын Күгәрчен авылы егете, тәҗрибәле төзүче Габделбәр Шириязданов җитәкли. Алар алдагы елларда файдалануга бирелгән 200 баш савым сыерына исәпләнгән бинаны, быел җиткезелгән 100 баш сыйдырышлы сыер фермасы белән тоташтырганнар. Нәтиҗәдә, менә дигән җыйнак, бәләкәй комплекс барлыкка килгән. Эшче-хезмәткәрләр өчен дә бөтен уңайлыклар булдырылган. Ике ферма арасындагы үтеп-йөрү юлы читендә сөт блогын, терлекчеләр почмагын, хезмәткәрләрнең киенү чишенү бүлмәләрен урнаштырганнар.

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Идрис Аметов.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: ферма
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: