Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе "Арыш" хуҗалыгында уңай узгәрешләр күзәтелә

    Газетабызның 19 нчы февраль санында "Агы бар, карасы бар" исемле рейд мәкаләсендә "Арыш" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлекнең йомшак баруы кискен тәнкыйтьләнгән иде.

    Бер айдан соң кабат бер төркем авыл хуҗалыгы баш белгечләре белән шушы хуҗалыкка килеп чыктык. Хутор авылы читендәге машина-трактор утарына аяк басу белән байтак кына үзгәрешләр күзгә ташланды. Газета тәнкыйтеннән соң үзләренә тиешле нәтиҗә ясаулары куандыра билгеле. "Арыш" җәмгыятенә яңа җитәкче булып Миннеәхмәт Мәхмүтов билгеләнгән. Хуҗалыкта булган барлык техниканы карап, эшкә яраксызларын бер читкә аерып алганнар. Булган 1200 гектар җиргә сыйфатлы орлык кына чәчәргә исәпләре. Ашламаны да быел узган елдагыдан күбрәк кулланырга планлаштыралар. Дәүләт ярдәменә алынган 40 тоннадан тыш, үз хисапларына 30 тонна ашлама кайтарып өеп куйганнар. Ремонт остаханәсендәге барлык бүлмәләрдә тулы тәртип салынган.Тимер кырдыру, тимерчелек, эретеп ябыштыру цехлары үз көченә эшли башлаган. Кыска гына вакыт эчендә 3 чәчү, 4 культиватор агрегатларын, йөздән артык тырмаларны тулысынча ремонтлап куйганнар. Бүген тракторларны сафка бастыру эшен башлап җибәргәннәр. Шунысы куанычлы, хуҗалыкны яхшы механизатор кадрлар белән комплектлау эшенә дә бик җитди алынганнар алар. Элек киткәннәре дә инде кире кайта башлаган. Күп еллар дәвамында Казан шәһәрендә яшәгән, күрше Яңа Солтан авылы егете, Фердинант Зәйнуллин, әнә, «МТЗ-1221» тракторын кабул итеп алып, аны көйләргә дә өлгергән. Ул безгә кыр эшләренә чыгарга бүгеннән әзер булуын әйтте. Кыскасы, эшләре көйле генә кузгалган, күз генә тия күрмәсен үзләренә.

    Идрис Аметов.

    Фотосы: kurgan.bezformata.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: