“Азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы

"Азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Финәүзия Гыйззәтуллинаның фермага эшкә килүенә шушы көннәрдә 30 ел тулды.
Ул бу һөнәр серләренә кечкенәдән әти-әнисеннән өйрәнгән. Әтисе Тәлгать абзый (мәрхүм инде) белән әнисе Әсма апа гомерләре буена диярлек Яңа Арыш авылы терлекчелек фермасында хезмәт куйганнар. Балалар гадәттә әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Финәүзия дә мәктәпне тәмамлагач әнисе янәшәсендә фермада эшләүче апасы Кәүсәрия янына эшкә килә. Кечкенәдән үк аларга булышып берникадәр хезмәт күнекмәләре алуы да аңа бик ярап куя. Коллективка бик тиз кереп китә ул. Ә соңрак инде сеңлесе Фәүзия дә аларга килеп кушыла. Шулай итеп алар гаиләләре белән фермада эшли башлыйлар. Ә бүген инде ул лаеклы ялда булган әнисе Әсма апаның эшен уңышлы дәвам итә. Аның йөзенә кызыллык китермичә елның-елында мактала. Тормыш иптәше Рәхим белән алар инде менә 27 елдан артык һәркөнне иртә таңнан үзләренең яшьтән сайлаган хезмәтләренә ашыгалар. Мәктәп елларында авыл җирендә савымчы хезмәте иң абруйлы һөнәрләрнең берсе иде. Шуңа бик күп укучылар өлкәннәр янәшәсенә эшкә килделәр. Яңа Арыш авылында гомер-гомергә хезмәт кешесенең абруе зур булды. Бүген дә әле баш белгечләр фермада эшләүчеләрнең эш шартларын яхшырту буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Хуҗалык җитәкчеләре дә андыйларның күңелләрен күтәреп, мактау сүзләре белән генә искә ала.
-Безнең авыл халкы хезмәт сөючән булулары белән тирә-юньдә дан тота. Һәркайсы үз хезмәтен белеп, яратып башкара. Гыйззәтуллинар гаиләсе дә коллективыбызда күпләргә үрнәк булып тора. Финәүзия бу ел башыннан ферма савымчылары арасында лидерлык итә. Ул үз төркемендәге сыерлардан һәркөнне 700 килограмм сөт савып алуга ирешә,-ди хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров.
Бер булганнан бар да була дип хак әйтә халык. Төп хезмәтләреннән тыш әле бу гаилә үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да дистәгә якын мөгезле эре терлек асрый. Ике сыерлары бар. Үз хуҗалыгында сыер асрау ул элек-электән муллык билгесе булып исәпләнә. Аларның саткан сөтләреннән килгән акча да гаилә бюджетларын тулыландырырга, балаларын башлы-күзле итәргә бик ярап куя. Хуҗалыкның алдынгы терлекчеләре Финәүзия белән Рәхим бүген үз гаиләләрендә әниләре Әсма апаның яшәвенә дә чиксез сөенәләр. Ни дисәң дә олы кеше йортның яме бит ул. Кызы белән кияве фермадан, оныгы мәктәптән кайтканда табын әзер булуы куаныч түгелмени? Яңа Арыш авылының эш сөючән терлекчеләре әнә шулай мул тормышта гомер кичерә.
Рәсемдә: ферма маягы Финәүзия Гыйззәтуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.1800
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.3400
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.19700
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.9300
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13800
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.7000
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.18000
-
12 май 2022 - 08:56Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау" "Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә.13500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.95100
-
11 май 2022 - 08:39Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга? Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.16300
-
9 май 2022 - 11:01Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!15500
-
7 май 2022 - 15:18Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.16700
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
5 май 2022 - 14:22Балык Бистәсе районында юл һәлакәте булды
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.1800
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.3400
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.19700
-
13 май 2022 - 08:58«Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика