Авыл халкы җирсез калмасмы?
Бу көннәрдә район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Рәшитов, Росреестрның район бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Фазылов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча баш белгече Хәлил Әшрәпов катнашында авыл халкы белән очрашулар үтә.
Җир мәсьәләсе соңгы вакытта шактый актуальләшеп бара. Авыл җирлекләрендә халык белән мондый очрашулар үткәрүнең дә әһәмияте зур. Районыбыз биләмәсендә бүген төрле сәбәпләр аркасында 2 меңнән артык кешенең гомумән алганда 10 мең гектардан артык җирләре әле дә рәсмиләштерелмәгән. Шуңа закон нигезендә аны 2012 елның 1 июленә кадәр пай җирләре хуҗалары үз участокларының чикләрен билгеләргә, яисә үз өлешләренә тигән җир участокларына дәүләт теркәве үткәрергә өлгермәгән булсалар, 2013 елның 1 июленә кадәр авыл җирлекләрендә бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итәргә тиешләр. Шул максаттан гомуми җыелышлар үткәрелә. Анда җир участокларының чикләрен билгеләү проектын әзерләргә, җир участокларын формалаштырып кадастра эше үткәрүне тәэмин итү бурычы куела. Җыелышларда әнә шул хакта авыл кешеләренә бик җентекле аңлату эшләре алып барыла.
Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә бүген 153 кешенең 1927 гектар җире рәсмиләштерелмәгән. Халык белән очрашуда бу олы эшне башкарып чыгу тәртибе турында фикерләштеләр. Очрашуда катнашучылар инде күптәннән үзләрен борчыган әлеге сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Ә ул һәр авыл җирлегендә берүк тәртиптә халыкның зур активлыгы белән узды. Олысолтанлылар, мәсәлән, инде күптәннән бирелгән пай җирләреннән файдалануга хокук бирүче (яшел кәгазь) документ нигезендә һәр ел саен үзләре файдаланмаган җир пайлары өчен салым түләүләре килүе, аннан котылу өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге, вафат булган туганнары, якыннарының гамәлдән чыккан җир пайларын муниципаль милеккә күчерү хакында сөйләштеләр. Аларның барысына да белгечләр тарафыннан төпле җаваплар, тулы аңлатмалар бирелде. Районыбызда башка күп кенә авыл кешеләрен дә мөгаен мондый сораулар борчыйдыр. Шуңа күрә аларга үз авыл җирлекләрендә якын көннәрдә үтәчәк җыелышны көтәргә туры киләчәк. Шунда барысы хакында да җентекләп сөйләшеп бетерергә киңәш итәбез. Шуңа болар турында киң тукталып тулы аңлатма биреп тормыйбыз. Балыклы Чүкәй һәм Олы Солтан авыл җирлекләрендә, мәсәлән, пайчылар җыелышында катнашучыларның һәркайсы белгечләр белән очрашудан канәгать калды. Һәрберсе үзләрен борчыган мәсьәләнең чишелеше хакында уңай фикерләр ишетте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.4800
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.11900
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.9300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.5900
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.8900
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.8100
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.9000
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.17700
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.14100
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.20600
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.18400
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.4800
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.11900
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.9300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.5900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика