Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Аның аша ничә меңләгән бозау үткән

    "Масловский" хуҗалыгының мактаулы терлекчесе Фәннур Нәбиуллинның фермага эшкә килүенә быел 40 ел тула.

    Балтач районыныда туып үскән бу егет, гаилә корып җибәргәч хуҗалык җитәкчеләре чакыруы буенча Масловка авылына килеп төпләнә. Ул чорларда биредә эшкә килгән яшь гаиләләрне тотрыклы эш урыны һәм яхшы фатир белән тәэмин итү гадәте яши. Шулай итеп Нәбиуллиннарның районыбызга килүләренә дә тиздән утыз ел тула. Беренче көннән үк Фәннур белән Фәрхинурны хуҗалык җитәкчеләре яшь бозаулар тәрбияләү кебек җаваплы эшкә билгелиләр. Озын гомерле була-бу билгеләнү. Әле дә шушы участокта Фәннур.
    -Алар булдыралар. Тәрбияләгән бозаулары һәрвакыт матур, көр, таза булып үсә. Югары артым алуга ирешәләр,- ди баш белгеч Иван Младшин.
    Соңгы елларда хуҗалыкның савым сыерлары төркемен яңартуда да Фәннурның өлеше зур икән. Һәр елны ул 300 дән артык бозау тәрбияләп үстерә, 100 әр баш тана әзерли.
    -Җитәкчебезгә рәхмәт. Нинди сорау белән керсәң дә борып чыгармый. Елның-елында хуҗалыгыбыздагы терлекләрне кыш чыгарырлык азык белән тәэмин итә. Әле менә узган ел ирешкән уңышларыбыз өчен тай бүләк итте. Хезмәт хакы белән дә тоткарлык булганы юк,- ди Фәннур. Шәхси хуҗалыкларында да алар абзар тутырып терлек асрыйлар икән.
    Идрис Аметов.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: