Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Акча бүген җәйләүләрдә

    Җирдән табыш алырга өметләнүчеләргә соңгы елларда табигать шартлары "аяк чала", яңгырлар булмау сәбәпле, корылыктан күп хуҗалык зыян күрә. Шул сәбәпле, кайбер эшмәкәрләр зарланырга да ярата. Ә менә Ильмаз Закировның буш сүзләргә вакыты юк. Ул Кече Әшнәк авылында урнашкан "Закирова" гаилә фермеры идарәчесе. Иртәдән үк ул машина паркына бара, нәрәт бирә....

    Җирдән табыш алырга өметләнүчеләргә соңгы елларда табигать шартлары "аяк чала", яңгырлар булмау сәбәпле, корылыктан күп хуҗалык зыян күрә. Шул сәбәпле, кайбер эшмәкәрләр зарланырга да ярата. Ә менә Ильмаз Закировның буш сүзләргә вакыты юк. Ул Кече Әшнәк авылында урнашкан "Закирова" гаилә фермеры идарәчесе. Иртәдән үк ул машина паркына бара, нәрәт бирә. Шуннан терлек фермасын карап чыгып, җәйләүгә китә, аннан иген басуын әйләнеп кайта.
    Хуҗалыкта 280 баш терлек бар. Шуларның йөзе савым сыеры. Бүген төп табышны сөт бирә икән: көнгә тоннадан артык савып тапшырып, егерме меңгә якын керем алалар. "Сөт җыеп эшкәртүче эшмәкәр Минзөфәр Исмагилов литрын уналты сум илле тиеннән кабул итә, вакытында акчасын да бирә, аванс формасында да алып була", - ди Ильмаз Закиров. Вакытында сыерларны дөрес һәм әйбәт тукландыру яхшы нәтиҗәләр бирәдер ул. Рационда фураж, яшел үлән тора. Сeнажны да мулдан салган булганнар, хәзер дә ашаталар әле, көтүгә чыга башлагач, күләмен бераз киметкәннәр. Фермер әйтүе буенча, узган ел сөткә бәя ким булу сәбәпле финанс кытлыгы кичергәннәр. Шулай булса да, кредит алмый алар, ничек тә үз көчләре белән кыенлыкны хәл итәргә тырышалар. Хөкүмәт тә ярдәменнән ташламый икән.
    "Савым сыерларын арттырырга исәп бар иде, күптән түгел мал абзары янды, шуны торгызасы бар", - ди эшмәкәр. Читтән сыер сатып алмыйлар. Бозаулар үстереп, тана итеп карт сыерларны алыштыралар. Хуҗалыкта 20 ләп кеше эшли. Хезмәт хакын ай саен биреп баралар. Без бозаулар белән таналар көтүлегендә булдык. Аларны Олы Әшнәк егете Алик Шәмәрданов барлап йөри. Бу авылдан шулай ук Фирдәвес һәм Рәис Шәрәфиевлар да килеп, бозаулар карыйлар.
    Авыл хезмәтчәннәренең борынгыдан килгән һөнәре игенчелек белән терлекчелек булган. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Мал асрыйсың икән, иген дә чәчергә, печән дә үстерегә кирәк. "Закирова" хуҗалыгының мең дә биш йөз гектар җирләре бар. Сигез йөзенә арпа, солы, бодай, суданка чәчелгән, ә калганында күпъеллык үлән үсә. Мул уңыш алуның, корылыкка чыдамлылыкның сере игенне чәчкән какытта "сложный" дип аталган ашлама кертүдә икән. "Ашламалауның файдасы хәзердән үк күренә, әнә игеннәр ямь-яшел", - ди эшмәкәр сөенеп. Алдагы елларда үзләреннән артып калган икмәкне күрше-тирә авыллардан килеп сатып алганнар. Хуҗалыкта суданка игү белән шөгыльләнә башлаганнар. Ул сыерларның сөтен арттыра икән. Узган ел аның орлыгын җыеп алырга өлгермәгәннәр, әрәм булмасын дип ул җирдә терлекләр йөрткәннәр. "Быел сатып алырга туры килде, инде әйбәт кенә тишелеп тә чыкты. Орлыгын ничек тә булса алып калырга исәплибез", - ди эшмәкәр. Аның хөкүмәт җитәкчеләренә әйтер сүзе бар. Дәүләт тарафыннан алдан ук нинди культура һәм күпме кирәклеген, аның бәясен әйтеп план куйсалар, эшләве дә җиңел булыр иде дип уйлый ул.
    Машина паркында эшкә кирәкле һәр техника бар. Ел саен яңартып та торалар. Былтыр яңа МТЗ-82 тракторы алсалар, быел авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән чәчү машинасы алып кайтканнар. Солярканы "Татнефтьпродукттан" сатып алалар. Быелгысын льгота белән биргән ул. "Бәясе кыйбатрак булса да, юк-бар станциядән ягулык алмыйбыз. Сыйфатсызын ягып тракторларны яңадан ремонтларга туры килгән чаклар да булды", - ди Илмаз Закиров.
    Һәр техниканы үзенең биш бармагы кебек белүче Рәис Миннегалиев монда тырышып хезмәт куя. "Авыл хуҗалыгы көллиятен" тәмамлаганнан соң авылга кайттым. Башта колхозда эшләдем, ул таркалганнан бирле әлеге хуҗалыкта эшлим. Эш хакым да ярысы, узган айда ун биш мең алдым", - ди Рәис абый. Җитәкче аны "универсаль"дип атый. Кирәк икән тракторга, комбайнга утыра, ватылды исә ремонтлый, кырдан печән, салам ташый, сенаж сала. Кыш көне дә тик тормый, ферма терлекләр карый икән ул.
    Эшмәкәрнең бүген кәефе бик тә яхшы иде, чөнки төне буе яңгыр яуды, хәзер дә сибәләп тора. Илгә, җиргә муллык ява. Уңышны исән-сау җыеп алырга язсын иде.
    Гөлназ Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: