Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Агроном Бикчәнтәев хакыйкате

    Урамда декабрь, ә "Масловский" ачык акционерлык җәмгыятенең баш агрономы Рәҗәб Бикчәнтәевне чәчү, урып-җыю чорындагы кебек үк кабинетында тотам димә. Тыңгысыз агрономның ел әйләнәсе эш-мәшәкате бетми.

    Әгәр Рәҗәб Имаметдин улыннан чын игенчегә нинди сыйфатлар хас дип сорасаң, ул һич икеләнүсез-хезмәткә җаваплы караш, башкарылган эштән канәгатьлек алу һәм җиргә сакчыл караш дияр. Бу гади хакыйкатьләрдә чын игенче асылы ята.
    Балачакта һәрберебез алдына бер сорау килә-"Кем булырга?" Һөнәр сайлаганда ялгышмаска кирәк шул. Кешенең киләчәк язмышы күп очракта әнә шуңа бәйле. Эш материаль байлыклардан бигрәк бәхет, канәгатьлек хисе китерергә тиеш. Мәктәпне тәмамлаганнан соң агрономлыкка укырга теләвен ата-аналары тыныч кабул иттеләр итүен. Әмма әтисе Имаметдин Зыятдинович- туган авылы Күкидә дистәләрчә йортлар төзегән балта остасы, улының үз юлыннан китүен теләгәндер, мөгаен. Чөнки балта осталары авылда хөрмәт казаналар.
    Рәҗәб тә үз эшенең чын остасына әверелә. Хәзер ул Балык бистәсе районындагы иң яхшы агрономнарның берсе. Әтисе аның белән горурланыр иде, әлбәттә.
    Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлый Рәҗәб Бикчәнтәев. Күпләр аны укуын иниститутта дәвам итәр дип уйладылар. Әмма аңа югары белем алырга насыйп булмый. Башта ул армиядә хезмәт итә, аннары гаилә кора. Тыңгысыз эше дә күп көч, вакыт таләп итә. Рәҗәб 18 ел Шумковода агроном булып эшли. Бирегә аны техникумнан соң юллама белән җибәрәләр. Агроном эшен бригадир һәм хисапчы вазыйфалары белән бергә алып барырга туры килә.Ул әкренләп бай тәҗрибә туплый. Ә бу агроном өчен зур әһәмияткә ия инде. 2005 елда Бикчәнтәевләр гаиләсе Масловкага күчеп килә. Үзләренә эшкә чакырганчы акционерлык җәмгыяте директоры Николай Андреев Бикчәнтәев турында шактый мәгълүмат туплый. Чөнки бу вакытта ук "Масловский" районда гына түгел, республика күләмендә уңышлы эшли торган хуҗалык була. Игенчелек биредә аерым зур урын алып тора. Яңа агроном белән дә директор ялгышмый. Яхшы производство күрсәткечләре, тотрыклы яхшы уңыш моны дәлилли торган фактлар. Быел, мәсәлән, бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 56 центнер уңыш алдылар. Аеруча арпа һәм бодай куандырган.
    -Ахыргы нәтиҗә турыдан-туры эшкә мөнәсәбәткә бәйле инде. Җир белән эшләү технологиясен төгәл үтәргә кирәк. Иң мөһиме, һәр эшне вакытында башкару зарур,-ди Рәҗәб Бикчәнтәев. -Мәсәлән, һәр агроном көз көне туфракны тирән итеп эшкәртергә кирәклеген белә. Бу дымны сакларга, чүп үләннәрен бетерергә ярдәм итә. Әмма һәр хуҗалыкта да моны эшләмиләр. Җирне өстән эшкәртү белән канәгатьләнәләр. Ә сукалау корылыктан да саклану чарасы бит. 2010 елгы корылык елында да без моны исбатладык. Гектардан 25 центнерга кадәр уңыш алдык. Башка технологик эшләрне дә төгәл үтәргә кирәк, әлбәттә. Вакытында дым каплату, ашлама, гербицид кертү зарур. Яки, терлек азыгы хәзерләүне алыйк. Яз көне без күпьеллык үлән участокларын ике мәртәбә аркылыга һәм буйга тырмалыйбыз. Бу дым саклауга, җирне узган елгы калдыклардан чистартырга мөмкинлек бирә. Күпьеллык үләнне бер мәртәбә генә эшкәртү тиешле нәтиҗәләр бирми. 2010 елда без хуҗалыкның терлекчелек фермаларын һәм авыл халкын печән белән тәэмин иттек. Шулай ук күршеләргә дә булыштык. Болар һәр игенчегә мәгълүм хакыйкатьләр. Әмма аларны белү генә аз, дөрес итеп кулланырга кирәк. Сүз дә юк, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен хуҗалык авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар һәм югары сыйфатлы орлык, ашламалар белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш. Җитәкчеләр һәм белгечләрнең эшне нәтиҗәле оештыруы да мөһим. Әмма күп нәрсә авыл хезмәтчәннәренә, механизаторларга бәйле. Әгәр алар бер максатка берләшеп эшләсәләр, уңышлар да озак көттермәс.
    Рәсемдә: ОАО "Масловский" баш агрономы Рәҗәб Бикчәнтәев.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: