Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек–үзәктәме, юкмы?

Без инде районыбызга ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә тикшерү төркеме килүе хакында хәбәр иткән идек. Алар бер атна дәвамында "Кама" агрофирмасы белән "Кульга" җәмгыятенең терлекчелек фермаларындагы хәлне җентекләп тикшерделәр.

Район хакимиятенең актлар залында шул тикшерү нәтиҗәләре буенча зур киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гыйльманов ачып җибәрде. Ул хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә терлекчелекне ел әйләнәсе игътибар үзәгендә тотарга, эшче хезмәткәрләр белән ешрак аралашып эшләргә, хезмәт шартларын яхшырту максатында җитди чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады. Аннан, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүз алды:
-Аудит тикшерүе уздыру ул хуҗалыкларның бер ел дәвамында башкарган эшләрен анализлау белән бәйле. Әлеге ревизия нәтиҗәләреннән чыгып без "Кама" белән "Кульга" хуҗалыкларына гына түгел, тулаем районның барлык терлекчелек фермалары эшчәнлегенә дә тиешле бәя бирә алабыз,-дип башлады ул үз чыгышын.
Һәм кыскача гына республикабыз терлекчеләренең хәлләре белән таныштырды. Агымдагы елның бик киеренке шартларда узганын белдерде. Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куярга ярамавын ассызыклады. Киләсе ел башыннан ит һәм сөт җитештерү технологиясен бермә-бер яхшыртырга туры киләчәген, бигрәк тә аның сыйфатын күтәрү өстендә ныклабрак эшләргә кирәк булын әйтте. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителүе безнең алга әнә шундый җитди бурычлар куя, дип ул бүгеннән үк сыйфатка зур игътибар бирергә кирәклеген белдерде. Әмма әле без үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча моны әйтеп булмый,-дип һәр ике хуҗалыкта да байтак кына җитешсезлекләр күзәтелүен, бигрәк тә терлекчелек продуктлары җитештерүгә тотылган чыгымнарның күп булуына борчылуын әйтте. Ике хуҗалыкның да фермадагы барлык эшчәнлекләренә тулы анализ ясады. Аннан күренгәнчә, һәр хуҗалыкта да киләчәктә башкарасы эшләр, күрәсе чаралар бик күп. Мисал өчен һәркайсында бүген бозауларның күпләп үлеменә юл куелган. Ә болар инде башлыча зооветеринария белгечләренең үз вазыйфаларына йомшак карауларыннан килеп чыга.
-Хезмәт шартлары, түләү хакында уйларга. "Кульга"дагы кебек терлекчеләр аена 5 мең сум хезмәт хакы алсалар, моның белән билгеле, бик ерак китеп булмый,-дип министр урынбасары терлекчелектә хезмәткә түләүнең прогрессив алымнарын кулланырга, хезмәт хакын күтәрергә кирәклегенә басым ясады. Ә моңа күбрәк кызыксындыру чаралары куллану юлы белән ирешергә мөмкин булуын әйтте. Республиканың байтак кына алга киткән хуҗалыкларындагы кебек эшләүчеләр өчен өстәмә бушлай хезмәт күрсәтү алымнарын кертергә тәкъдим ясады. Мисал итеп, авыл кешесенә йорт, каралты-кура төзегәндә бушлай транспорт хезмәте күрсәтү, ел буена әкренләп түләп, процентсыз зур суммада акча биреп тору кебек чаралар, хезмәт дисциплинасын ныгытачак һәм билгеле инде кадрлар алмашуына чик куячак, бәхет эзләп шәһәргә чыгып китү очракларын тулысынча туктатырга мөмкин булачагын белдерде. Бер сүз белән әйткәндә, бу киңәшмә тирән эчтәлекле, һәр хуҗалык җитәкчесе, баш белгечләр өчен файдалы үтте. Анда аларга ел әйләнәсе нәтиҗәле эшләп, производствода куллану өчен тәкъдим-фикерләр дә күп яңгырады. Министр урынбасары чыгышыннан тагын бер кечкенә генә мисал китерү урынлы булыр. 3 меңнән артык мөгезле эре терлек асралган "Кама" хуҗалыгында ягулык-майлау материаллары "Кульга" хуҗалыгына караганда кимрәк тотылган. Иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән "Кама"да 20 баш ат булса, "Кульга" да ул нибары 9 гына калган. Күргәнебезчә, киләчәктә һәркемгә дә җиң сызганып, артык зур чыгымнар тотмыйча нәтиҗәле эшләү өчен җирлек зур. Министр урынбасары чыгышыннан соң район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов та бу тикшерү барышында ачылган барлык җитешсезлекләрнең тиз арада төзәтеләчәгенә ышандырды. Ул киләчәктә безгә тотрыклы эшләү, терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру, әлбәттә, инде сыйфатны яхшырту максатында тагы да тырышыбрак эшләргә кирәклеген искәртә,-диде ул. Кыскача гына район терлекчеләре алдында торган олы бурычлар һәм максатлар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев