Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Нинди тәртип, шундый нәтиҗә...

Узган атнаның шимбә иртәсендә "Азык-төлек корпорациясе"нең Яңа Арыш авылы машина-трактор паркында хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр район семинарына җыелдылар. Аның эшендә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гыйльманов катнашты.

Әлеге очрашуның сәбәбе шунда, бүгенгесе көнне күп хуҗалыклар эшчәнлеге нык йомшарды. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыксаң да, техника утарында тулы тынлык, дип район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов ремонт эшенә бүгеннән үк керешергә кирәклеген әйтте, киләчәккә планнар билгеләде.
Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров кыскача гына хуҗалыкта башкарылган эшләр турында сөйләде. Аерым алганда ул үзләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү эшеннән канәгать булуын белдерде.
-Күргәнегезчә, елның-елында без техниканы сафка бастыруга зур игътибар бирәбез. Әнә шуңа культиватор, чәчкеч һәм тырмаларны ремонтлауны тәҗрибәле, иң яхшы механизаторларыбызга йөкләдек,-диде ул.
Ремонт остаханәсенең тимерчелек цехында мәш килеп тырмаларны сафка бастыралар. Бу эшкә быел да җәйге айларда "Ягуар" комбайнында эшләүче Илдар Кәримов белән Алмаз Вәлиев алынганнар. Аларга 3050 тырманы артык озакка сузмыйча төзекләндерү бурычы куйганнар. Аннары ремонтчыларга кызыксындыру чаралары да узган елдагыдан яхшырак. Эшләү өчен дә тулы шартлар, мөмкинлекләр булдырылган. Кирәкле запчастьләргә дә кытлык юк. Бина эчендә җылы, утын ягып җылыталар. Хуҗалык җитәкчесе биредә эшләүчеләрнең җаваплылык хисе тоеп, һәр агрегатны сыйфатлы итеп көйләүләре турында сөйләде. Әнә берничә механизатор К-700 тракторын сафка бастыра. Якын көннәрдә аны көйләп, алдына клин эттергече куярга исәп итәләр. Бу исә авыл эчендә урамнарны һәм производство тармакларында юлларны кардан чистарту өчен кирәк булачак. Ә трактор артына исә сенаж төягеч куярга планлаштыралар. Хуҗалык кырларында сенаж таулары бик күп. Аны малларга ташып ашатасы бар.
"Азык-төлек корпорациясе"нең ындыр табагында да тулы тәртип күзгә ташлана. Һәр бинада чәчүлек өчен махсус әзерләнгән культура пөхтәләп өелгән. 11 мең центнердан артык чәчүлек орлык әзерләп куйганнар алар. Күргәннәрдән кунаклар да канәгать калдылар.
-Орлыкчылык мәсьәләсендә әле безгә ныклап торып эшләү җитми. Инде кат-кат кисәтүләргә дә карамастан күп хуҗалыклар язгы чәчүдә сыйфатсыз, начар орлык куллануны дәвам иттерә. Элиталы, яхшы сыйфатлы орлык кайтартасыз икән, аның документы да булырга тиеш,-дип район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Хәлил Әшрәпов алда торган бурычларга тукталып, бу мәсьәләгә аеруча җитди карарга кирәклеген әйтте.
Авылның товарлыклы-сөтчелек фермасы бүген кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтә. Кайсы гына бинага керсәң дә чисталык, тулы тәртип. Савым сыерлары һәм таналар ферма янәшәсендәге утарда йөргән арада терлекчеләр бина эченә пычкы чүпләре сибеп хуш ис керткәннәр. Әнә шулай зооветеринария таләпләренең, ашату технологиясенең төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә терлекләрнең продуктлылыгы да айдан-айга күтәрелә. Иң куандырганы биредә баш саны кимеми. Бүген хуҗалыкта 1856 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 1400 е Яңа Арыш фермасында урнашкан. Шуның 460 башы савым сыерлары. Монда көтүне яңартуга да иҗади якын килеп эшлиләр. Әле күптән түгел генә 97 баш тана төркеме оештырганнар. Аның күбесе инде бозаулаган да. Бу төркемнәрдә бүген һәр сыердан 15-16 килограмм сөт савалар. Хуҗалыкта бозау алу да яхшы. Барысы да сау-сәламәт, көр булып үсәләр. Яшь малларны кечкенәдән салкын метод белән асрыйлар. Бу йогышлы авырулар китереп чыгаруга киртә була. Аларны бай тәҗрибәле терлекчеләр тәрбияли. Үз эшләренең чын осталары Нурсинә Садыйкова, Рәсимә Мингалиева, Гөлнара Кәримуллина эшләгән бинада 115 баш бозау бар. Яшь малларга ашату технологиядә каралганча оештырылган. Ятакларына калын итеп салам түшәлгән. Бер сүз белән әйткәндә хуҗалык терлекчеләре эшенә һич кенә дә сүз әйтеп булмый. Ә монда барысы 48 кеше эшли. Савым сыерларына азыкны салатландырып, витаминнарга баетып бирәләр. Әнә шуңа сөт җитештерү дә арта, сыйфаты да яхшы. Терлекчеләр йортында ферма эшчәннәренең хезмәт күрсәткечләре эленгән. Биредә шулай ук тикшерелгән азыкның сыйфаты турында мәгълүматлар да урын алган. Әнә шулар белән танышканнан соң район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге баш белгече Вәкил Хаҗиев унбер айлык эшкә йомгак ясады. Үз чыгышында ул районда терлекчелек продукцияләре җитештерүне анализлады, йомшак эшләүчеләрне һәм артта сөйрәлүчеләрне тәнкыйтькә алды. Баш санын киметүче хуҗалыкларга тиз арада эшне яхшыртырга кирәклеген белдерде. Семинар эшенә йомгак ясап муниципаль район башлыгы вазыйфаларны башкаручы Рөстәм Гыйльманов сүз алды.
Унбер айлык эш нәтиҗәләреннән чыгып фикер йөртсәк, күп хуҗалыклар әле бүген үз мөмкинлекләреннән түбән эшлиләр.Сөт сатудан хуҗалык кассасына һәркөнне акча керүен онытырга ярамый. Күңел биреп яхшы эшләгән хуҗалыклар кыска гына вакыт эчендә мактаулылар рәтенә күтәрелә ала. Бары тик биредәге кебек булганны кадерләп саклап тотарга, сакланганны яңартырга гына кирәк. Яз көне чәчүгә керешер алдыннан тырма ремонтлап, әлбәттә инде, олы уңышларга ирешеп булмый,-диде ул һәм башка мәсьәләләрне кабат искәртте.
Рәсемдә: алдынгы механизаторлар Илдар Кәримов белән Алмаз Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X