Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кырда кызу эш өсте

Инде хәбәр иткәнебезчә, "Кама" агрофирмасы эшчәннәре быел да көзге культураларны тукландыруны районда беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр.

Кырга кереп булмый әле дип гаҗәпләнеп калмагыз тагын. Заманча эшләнгән "Роса" агрегаты белән хәтта сазлыклы урыннарны да иркенләп йөреп чыгарга мөмкин. Бу яңа техниканы биредә берничә ел инде хуҗалыкның иң тәҗрибәле һәм алдынгы тракторчысы, Татарстанның атказанган механизаторы Сәмигулла Нәбиуллин эшләтә. Ул язын шулай тракторда ашлама кертүдә, чәчүдә хезмәт куйса, көзен комбайнга утырып ашлык суктыра. Хезмәттәше Рәдиф Галиуллин да яшь булуына карамастан үзе төсле тырыш һәм җитез. Алар язгы кыр эшләрен җиңел аяктан инде 10 апрель көнне үк башлап җибәргәннәр. Беренче көнне 150 гектарлы көзге арышның 70 гектарында эш башкарылган. Икенче көнне генә иртәдән кар явып киткәнгә, эшне кабат дәвам иттерә алмаганнар. Шуңа 12 апрель көнне иртән үк алар калган участокларны тәмамлап, машина-трактор паркы артындагы тау башында чәчелгән көзге арышны ашлауга күчтеләр. Минераль ашламаны кырга Ильяс Садыйков ташып тора. Ә аның арбасыннан Николай Андронов "КУН" җайланмасы белән капчыклы ашламаны агрегатка төйи. Егетләрнең тырышлыклары эш барышыннан уңай чагылыш таба. Чөнки алар тоткарлык китереп чыгармас өчен кулларыннан килгәннең барын да эшлиләр. Базада ашламаны тәҗрибәле тракторчы Рамазан Сибгатуллин төяп озата. Кыскасы, биредә кызу язгы кыр эшләренең бер минутын да бушка үткәрмиләр. Җаваплы эшкә иң тәҗрибәле механизаторларны сайлап дөрес эшләгәннәр. Өлкәннәр дә бит язның бер көне ел туйдыра дип тикмәгә әйтми. Һәрнәрсәнең үз вакыты була шул. Бу очракта да аз гына соңарсаң, оттыруың ихтимал. Шуңа камалылар да язгы кыр эшләрен кыска агротехник срокларда башкарып чыгу өчен тырышалар.


-Техника гына сыната күрмәсен, "Роса" агрегаты әлегә көйле эшли. Сменага алар 160-170 гектар җирне тукландыралар. Берничә көн эчендә инде егетләребез 400 гектарда көзге арыш, 150 гектарда күпьеллык үлән җирен ашларга өлгерделәр,-ди хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйков.


Эшне биредә һәркөнне иртә таңнан ук башларга гадәтләнгәннәр. Ни дисәң дә, ашлыйсы мәйдан да шактый бит әле. "Кама" агрофирмасының 2000 гектарга якын көзге арыш һәм бодай җире бар. Моннан тыш 1100 гектарда күпьеллык үлән җирен ашламасаң, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык туплау һич мөмкин түгел. Шуңа монда эш темпы югары. Һәр механизатор үзенә йөкләнгән операцияне зур төгәллек белән башкарырга омтыла.
Рәсемдә: хуҗалык уңганнары Сәмигулла Нәбиуллин белән Рәдиф Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X