Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Буын дәвамчысы– бүгенге көннең үрнәк өлгесе

Районыбыз күләмендә бүгенгесе көнне иң яхшы эшләүчеләр рәтендә атлаучы бу хуҗалыкның да төрле чаклары булган.

Авылда эшче көчләр күп булса да, монда нигәдер игенчелек белән терлекчелек продуктлары җитештерү аксаган чаклар да булгалаган иде. Терлекләрнең баш саны кимегән вакытлар да хәтердә. Ә менә узган елны һич арттырмыйча бу хуҗалыкның зур үсеш чоры дип атарга мөмкин. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1860 ка җиткән. Аның 460 ы савым сыерлары. Узган ел яңарышлылар хәзерләүчеләргә 23 тонна сөт озатканнар. Үрчем алуда да алар күңел биреп эшли беләләр. Хуҗалык барысы 675 баш бозау алган. Соңгы вакытларда заман үзгәреше тормышка үз төзәтмәләрен кертсә дә ферма мөдире Таһир Имамиевның сүзләре белән әйтсәк, терлекчелектә күңелен биреп эшләүчеләр, әти-әниләренең хезмәтен дәвам иттерүчеләр дә байтак икән. Мисал өчен, бар гомерләрен терлекчелеккә багышлаган Якуб абый белән Минниса апа Гатауллиналарның данлы эшләрен бүген уллары Алмаз белән Азат дәвам иттерәләр. Алмазның биредә эшли башлавына быел 25 ел тула икән. Хәрби хезмәттән кайткач та ул әтисе янына эшкә килгән. Менә шуннан бирле өлкәннәрнең эшен тел-теш тидермичә намус белән башкара. Бер үзенә 200 дән артык терлек каравы бер дә җиңел түгелдер инде анысы. Әмма егет фермада эш шартларының яхшыруына һәм җитәкчеләрнең хезмәт кешесе турында кайгыртучанлыгына сөенүен әйтте. Алмазның әйтүенә караганда бозауларның кайберләре тәүлегенә берәр килограммнан артык артым бирә. Көндезләрен терлекләр утарда йөргәндә аларның торагын җилләтә, ятакларын чистартып, пычкы чүбе сибеп чыга ул. Тормыш иптәше Илгизә дә биредә хезмәт куя икән. Әти-әниләренең данлы эшләрен әнә шулай уңышлы дәвам иттерүләр аз түгел биредә. Шуларның бер лаеклысы Алмаз Гатауллин.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев