Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җан тартмаса, кан тарта

Биектау авылында яшәүче Камил Сәлахиев халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан граҗданнарга бирелә торган 58 мең сум күләмендә акча алып үз шәхси хуҗалыгын үстереп җибәрде. Бу акчага алар бозаулар алып үстерә башлыйлар

-Авылыбызда Камил кебек тәвәккәл егетләр шактый булды ул чорларда. Һәркайсы изге ният белән җиң сызганып эшкә алынды. Бүген дә әле күбесе башлаган гамәлләрен уңышлы дәвам иттерәләр. Камил Сәлахиев тә әнә 3 баш бозау үстерүдән башлаган абзарында бүген мөгезле эре терлекләрнең баш санын дистәгә тутырып килә. Моннан тыш әле аларның 20 баш сарыклары, байтак кына тавык, казлары да бар,-диде авыл җирлеге Советы башлыгы Рифкать Мөхәммәтҗанов.
Камил да, тормыш иптәше Гөлсинә дә үзвакытында югары белемле белгечләр булып үз туган авылларына кайтып эшли башлыйлар. Камил озак еллар терлекчелектә, аннары спирт заводында хезмәт куя. Ә Гөлсинә Казан мәдәният институтын тәмамлап кайткач китапханәдә эшли. Алар бүген Камилның әнисе Әнисә апа белән 97 яшьлек әбиләре Хәрвиҗиһан апаны тәрбияләп, күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр. Гомер-гомергә бу гаилә терлекчелекне үз иткән. Әнисә апа күп еллар дәвамында совхозда терлекчелек тармагында эшләгән, бозаулар караган. Аның бу хезмәтен улы Камил да үз итеп гомерлеккә юлдаш иткән күрәсең. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач ул Казан ветеринария институтында белем алган. Авыл җирлегендә терлекчелек фермалары бетсә дә, аптырап калмаган егет. Үз шәхси хуҗалыгын үстерүгә алынган. Әле моннан тыш Камил авыл кешеләренә дә яшь бозауларын дәвалауда булыша. Сыерларны ясалма орлыкландыру эшен дә уңышлы алып бара.
-Терлек асрау авыл кешеләренең иң яраткан кәсебе инде ул. Күп кул хезмәте сораса да, без аны ташламыйбыз. Киләчәктә абзарны киңәйтү, каралты-кураларны яңарту мәшәкатьләре белән йөрибез. Шулай тырышмасаң, кем китереп бирә,-диде Камил.
Әйе, Биектау авылында Сәлахиевләр гаиләсе күпләргә үрнәк булып көн күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев