Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алар булган да, уңган да...

-Сабакай авылы терлекчеләре агрофирмада һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. Биредә эшләүчеләр арасында очраклы кешеләр юк. Барысы да үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Шуңа бу коллектив елның-елында мактала да инде,-ди агрофирма директоры Камил Садыйков.

Сөт җитештерүдә дә, ит хәзерләүдә дә алар бүген күпләргә үрнәк булып торалар. Узган елдагыга караганда быел күрсәткечләре тагын да югарырак. Уңышларының асылында һәр хезмәткәрнең үзенә йөкләнгән эшне җаваплылык хисләре тоеп җиренә җиткереп башкаруы уңай чагылыш таба. Аерым алганда, Исмәгыйль Абдуллинны аеруча мактап телгә алалар. Кыска гына вакыт эчендә ул монда үз эшенең чын остасына әйләнгән. Һәркөнне күрше авылдан үзенең шәхси аты белән бирегә килеп эшләп йөри ул. Хезмәттәше Нургаяз Гайнетдинов белән 200 башка якын терлек карыйлар. Үз кул асларында булган 3 айдан 6 айга кадәрле бу терлекләрдән һәр айда югары артым алуга ирешәләр. Көнозын ул хезмәттәше белән үзара аңлашып малларны ашатып, ятакларын чистартып тәртиптә тота. Әнә шулай күңелләрен биреп эшләгәнгә узган айда терлекләрнең һәркайсыннан уртача 800 грамм тәүлеклек артым биргәннәр. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр генә түгел, авыл халкы да үз итә аларны. Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев, мәсәлән, Исмәгыйль хакында байтак кына җылы сүзләр әйтте. Аннан без Исмәгыйльнең фермага эшкә килгәнче чирек гасырдан артык машина-трактор паркында эшләвен, биредә иң кирәкле һәм авыр хезмәтләрдән исәпләнгән тимерче вазыйфасын күңелен биреп башкаруы хакында ишеттек. Аннары хуҗалык җитәкчеләре аңа терлекчелеккә күчәргә тәкъдим ясаганнар. Тормыш иптәше Гүзәлия дә фермада эшләгәч ризалашкан ул. Шактый еллар дәвамында алар икәү бозаулар карап үстергәннәр. Ә инде соңгы елларда Гүзәлиянең сәламәтлеге беркадәр какшап киткәч ул бу эшне Нургаяз Гайнетдинов белән дәвам иттерә. Кече яшьтән үк авыл хуҗалыгында хезмәт куеп абзарларында терлекләрне күп асраганга бу яңа хезмәт серләренә дә бик тиз төшенгән ул. Кыска гына вакыт эчендә уңышлары да сөенечле. Бүген Исмәгыйль Абдуллинны үз эшенең чын остасы буларак яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Тәртипле, эш сөючән гаилә буларак та авылда абруйлы алар. Бер булганнан бар да була дигәндәй, ярдәмче хуҗалыкларында абзар тутырып терлек асрыйлар. Аты, сыеры да бар. Моннан тыш әле шактый зур тырышлык таләп итә торган умартачылык хезмәтен дә үз итәләр алар. Боларның барысына да ничек өлгерәсең дигән соравыма ул тыйнаклык белән: «Авыл җирендә яшәгәч көч-куәт булганда терлек асрамыйча булмый инде ул. Әби-бабаларыбыз да сыерлы гаилә- сыйлы була, дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит. Шуңа бу кәсепне без дә дәвам иттерәбез»,-ди ул.


Терлекчелек белән мавыгуның гаиләне көйле алып барырга ярдәме тисә, икенче яктан уллары Булат белән Ирек өчен дә файдалы чара булып тора. Мәктәптән кайткач үзләренең буш вакытларын маллар янында үткәреп менә дигән хезмәт тәрбиясе алалар. Әти-әниләре үрнәгендә авыл хуҗалыгы һөнәре серләренә өйрәнеп үсәләр. Буш вакытларында маллар янында күнекмә үтсәләр, җәй көннәрендә әтиләре янында умартачылык серләренә өйрәнәләр алар. Ә кем белә, бәлки әле киләчәктә алар да әти-әниләре кебек хуҗалыкта менә дигән мактаулы хезмәткәрләр булып, өлкәннәр эшен дәвам иттерерләр.


Рәсмедә: алдынгы терлекче Исмәгыйль Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев