Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татлы да соң җимеше...

Тарихи язмалардан укып белгәнебезчә, районыбыз халкы вак һөнәрчелек белән көн күргән. Андый оста кулларның әле дә янәшәбездә булуы күңелне сөендерә.

Гаиләдә алар 8 бала булганнар. Барысы да диярлек бүген туган якларында гомер кичерә. Кыям абзыйның улларына әйткән сүзен Мансур әле дә күңел түрендә кадерләп саклый. "Эшләвегез безнең өчен булса, иң кыйммәтлесе-өйрәнүегез гомерлеккә үзегезгә файдага",-дияргә яраткан ул. Мансур да бүген әтисенең хезмәтен уңышлы дәвам иттерә. Үзвакытында Кыям абзый һәр көнне иртә таңнан Биектау авылыннан Котлы Бөкәш "Сельхозтехника"сына барып эшләп йөргән. Бигрәк тә калай эшенә оста булган ул. Бәрелгән-яньчелгән машина кабинасын менә дигән итеп төзәткән. Ә инде төп хезмәтеннән буш араларында өйдә калайдан үз хуҗалыклары өчен чиләкләр, комганнар ясаган. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше булмаган аның. Мансур да кечкенәдән әтисе янәшәсендә бу авыр, мәшәкатьле хезмәт серләренә өйрәнгән. Бераз үсә төшкәч алар бергәләшеп стандарт булмаган калай кисәкләрен тигезләп кисеп авыл кешеләренә түбә ябуда макталганнар. Мансур Җамалиев урта мәктәпне Котлы Бөкәштә тәмамлагач шундагы төзелеш оешмасында хезмәт куя. Аннары аны район хәрби комиссариаты юлламасы белән Мамадышка автомобильчеләр йөртү курсына озаталар. Кулына таныклык алгач егет әле беркадәр шул оешмада автомашина белән идарә итә. Ә инде хәрби хезмәттән кайткач ул бик күп яшьтәшләренә ияреп даны бөтен дөньяга таралган КамАЗ төзелешенә юл тота. Әмма шәһәр тормышы аның өчен түгел икән шул. Берничә елдан соң ул районыбызга кайтып район "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшли башлый, ягулык ташуда катнаша, автобуска утыртып үз эшче хезмәткәрләрен эшкә ташый. Нәкъ шул чорларда ул районда үзенә гомерлек юлдашы Резидәне очрата. Гаилә корып җибәрәләр. Матур, тату тормыш белән алар ике кыз үстерәләр. Әле аннан соң тагын ике баланы опекага алып үзләренә сыендыралар. Менә дигән яхшы тәрбия бирәләр аларга. Мансур үзенең буш вакытларында калайдан күп төрле хуҗалык кирә-яраклары ясый, чиләк, комган, юынгычлар, бер сүз белән әйткәндә, кулыннан килмәгәне юк аның. Күрше-тирәләренә, дусларына, туганнарына да теләп булыша. Тормыш иптәше Резидә дә үзенә охшаган. Өендә җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерергә ярата ул. Күп еллардан бирле алар ел әйләнәсе өйләрендә бары тик җылы якларда гына үсә торган лимон, әфлисун, ә бакчаларында кавын, карбыз, виноград үстерәләр. Ул үстергән җиләк-җимеш төре бихисап.
-Соңгы елларда җиләк-җимешне кибеттән сатып алганыбыз да юк, ел әйләнәсе үзебездә үсә, экологик яктан чиста,-ди Мансур. Кәсебенә керешсәң уңай нәтиҗәсе дә күз алдында шул.
Мансур Кыям улы Җамалиев районыбызда башкарган эшләре белән халык арасында зур абруй, хөрмәт казанды. Якын көннәрдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк. Киләчәктә дә ул әле районыбыз халкын күп төрле хезмәт җимешләре белән сөендерер. Чөнки аның башкарасы эшләре күп, планнары зурдан.
Рәсемдә: Мансур Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев