Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Йөзләре–якты, ашлары татлы

Кафе, ашханәләрдә ризыкны тәмле, туклыклы итеп хәзерләсәләр аннан халык бервакытта да өзелми.

"Кама" агрофирмасының машина-трактор паркында урнашкан ашханәдә дә шулай. Ул ел әйләнәсе көйле эшли. Ә хуҗалык эшчәннәренә аш-су остасы Зәкия Әлмиева күп еллардан бирле хезмәт күрсәтә.
Мәктәпне тәмамлагач ул бик күп яшьтәшләре кебек туган авылында калып фермада эшли башлый. Берничә ел сыер сауганнан соң хуҗалык җитәкчеләре аның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген күреп бирегә лаборант итеп күчерәләр. Ә аш-су эшенә ул кечкенәдән әнисе Мәфтуха ападан өйрәнә. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук әнисе камыр ризыгы әзерләгәндә ул нәни куллары белән аңа аш пешерергә булыша торган була. Бар күңелен биреп бу катлаулы хезмәт серләренә өйрәнергә омтылган кызга әнисе дә каршы килми. Эшем болай да күп, комачаулама әле, вакыты булыр өйрәнерсең, дип читләштерми, киресенчә, мөстәкыйль эш алымнарына өйрәтә, киңәшләрен бирә, аңламаганнарына төшендерә. Шулай итеп мәктәп елларында ул әнисенең якын булышчысына әверелә. Бу мавыгулары тормышта да бик ярап куя аңа. 15 еллар элек хуҗалык җитәкчеләре аны ашханәдә эшләргә күндерәләр. Җәйге кызу эш вакытында ул бу авыр, җаваплы хезмәт серләренә кызларын да өйрәтә. Әнә быел аңа Казан шәһәре уку йортларының берсендә укучы кызы Таңсылу булышкан. Алар һәр көнне икәү 45-50 кешене тәмле аш-су белән тәэмин иткәннәр. Иң сөендергәне, алар ризыкны һәрвакыт төрләндереп торалар. Бу көннәрдә дә хуҗалык ашханәсе эштән туктамый, һәр көнне 20-25 кеше туклана биредә. Хуҗалыкка эш белән килгәннәрне һәм хезмәткәрләрне һәрвакыт алар ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Ризыкны тәмле итеп хәзерләгәнгә алар эшеннән һәркем канәгать.
аш-су остасы Зәкия Әлмиева студент кызы Таңсылу белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X