Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Юрий Смирнов бер үзенә дистәләгән вазыйфа башкара

И.Шакиров крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Ногманов безгә Юрий Смирнов турында байтак кына мактау сүзләре әйтте:

-Фермага эшкә алып аны ялгышмадык. Үзен бик тиз танытты егет. Торак урыны белән дә тәэмин иттек. Хезмәте өчен уңай шартлар булдырылгач нәтиҗәсе дә күз алдында. Иңендә чирек гасырлык терлекчеле тәҗрибәсе булган егет боларның барысына да тырыш хезмәте белән җавап бирә,-диде ул. Яшь терлекче районыбызның Алан Полян авылында туып үскән. Әнисе күп еллар дәвамында терлекчелектә хезмәт куйганга, мәктәп елларында ул аңа булышып тора. Шулай итеп егет 14 яшеннән терлекче хезмәте нечкәлекләренә төшенеп үсә. Үз вакытында дуңгызлар карый, бозаулар үстерә, көтү көтә, савым сыерлары төркеменә дә хезмәт күрсәтә. Соңгы өч елын ул фермерлык хуҗалыгында терлекләр карый. Малларга азык тарата, саву аппаратларын көйли, малларга су кайната, азык пешерә, каравылчы хезмәтен дә башкара. Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе сүзе белән әйтсәк, нәрсәгә алынса, шуны булдыра. Ә фермерлык хуҗалыгының биләмәсе шактый киң аның. Савым сыерларыннан тыш әле биредә 100 дән артык ат, 300 дән артык сарыклары да бар. Аларның көр, матур булып үсешендә әлеге терлекченең дә хезмәт өлеше зур.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев