Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ышанычны аклый белә ул

"КулонАгро" хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Айдар Камалиев узган ел урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешкән. Быел да сынатмаска аның исәбе.

Комбайнның барлык узеллары да майланган, тирә-юньдә ник бер артык нәрсә булсын. Кызу урак вакытында тик тормаслык итеп көйләп ремонтлаган да инде ул аны. Бу заманча техника белән егет әле ике ел гына идарә итсә дә, ул инде аны биш бармагы төсле белеп өлгергән. Иңендә күпьеллык тәҗрибәсе булуының да файдасы тими калмагандыр. Ә инде тормышында беренче хезмәт чыныгуын ул әтисе Карам абзый янәшәсендә алган. Гомере буена диярлек тракторчы булып эшләгән бу механизаторның үзвакытында хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә зур абруй казанганлыгы мәгълүм. Төпчек улы Айдарның да үз хезмәтенең дәвамчысы булуын тели ул. Мәктәпне тәмамлагач һөнәр училищесына килә Айдар. Хезмәт кешесенә генә хас зур тыйнаклык белән ул хәтер йомгагын сүтә. Район үзәгендә тракторчы-машинист таныклыгын алып кайткач, кирәге чыгар әле дип егет автомобильчеләр курсын да тәмамлый. Шулай итеп хәрби хезмәткә яхшы хәзерлектә китә ул. Ә аннан кайткач әтисе хезмәтен дәвам иттерү теләге белән хуҗалыкка килә. Яңа гына солдат киемен салган егеткә трактор тапшыралар. Еллар шулай бер-бер артлы үтә тора, ДТ, Т-40, МТЗ кебек тракторларда эшләп тәҗрибәсен үстерә. Хуҗалыкта җир эшкәртү, чәчү һәм үстерелгән игеннәрне җыеп алуда да катнаша. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары белән ярышып җиңү яулаган чаклары да була аның. Соңгы вакытта аңа "НьюХолланд" комбайнын ышанып тапшырганнар. Ә ышанычны аклый белә ул. Айдар Камалиев быелгы урып-җыюда да олы җиңүләргә ирешер дигән ышанычта калыйк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: передовые работники сельского хозяйства