Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ышанычны аклый белә ул

Кыр эшләренең иң кызган бер мәлендә Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркына килеп кердек.

Юлыбызда хуҗалыкның баш инженеры Рәҗәб Сафин очрады. Ул безнең белән күптән түгел генә заманча эшләнгән яңа трактор кайту сөенече белән уртаклашты. Аны хуҗалык уңганы, техниканы карап, саклап эшләтүче Галимулла Хәкимуллинга тапшырулары хакында әйтте. Безгә дә аның белән кыр читендә очрашырга киңәш итте. Басу читендә озак көттермәде ул безне, бик тиз килеп җитте. Техникасы яңа булгач эшләве дә күңеллерәктер шул, ә сөенече йөзенә чыккан аның.

-Зур ышаныч күрсәтеп шундый кыйммәтле, яхшы тракторны тапшыргач йомшак эшлисе килми. Явымсыз көннән мөмкин кадәр күбрәк фадаланып калырга иде ,-ди егет.

Аның техника белән идарә итүенә дә тиздән 30 ел тула икән. Нинди эшкә алынса, шуны булдыра ул. Яз башыннан тракторга утырып җир эшкәртә, игеннәрне эшкәртүдә катнаша. Кыш айларын да өйдә тик утырырга гадәтләнмәгән. Мәктәптә котельныйда хезмәт куя ул. Үзенә йөкләнгәнне һәрвакыт сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Бу көннәрдә Галимулла "Террион" тракторында яңа лемтин агрегаты белән туңга сөрүдә катнаша. Кыска гына вакыт эчендә ул 500 гектарга якын җир сукалаган. Үзенә җиткерелгән смена нормасын да һәрвакыт арттырып үти.

Идрис Аметов.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев