Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңалыкка юл яручылар

2012 елның 10 гыйнварына районыбызда 10 гаилә фермасы исәпләнә. Тагын 3 се төзелеп бетү стадиясендә.

Фермер Данил Нәбиуллин Күгәрчен авылында 24 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзеде. Проектның гомуми бәясе 3,4 миллион сум.
Бинаның түбәсе профнастил белән ябылган. Түбәнең эчке ягы пенопласт белән җылытылган, ул тулысынча такта һәм ДВП белән тышланган. Бинага тимер ишекләр куелган. Барлык эш тәмамланган, сөт суыткыч урнаштырылган. Бүген бу гаилә фермасы тулы көченә эшли. Һәркөнне 340-350 килограмм сөт сата. Биредә 36 баш мөгезле эре терлек бар, аның 20 се савым сыерлары. Узган ел 13 центнер ит, 62 тонна сөт җитештергән.
Фермер Данил Габдриев Дон-Урай авылында 50 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзеде. Аның смета бәясе 3,5 миллион сум.
1500 квадрат метр мәйданны биләгән бина түбәсе ныгытылып профнастил белән ябылган. Барлык эчке эшләр төгәлләнгән. Җылы саву залының стеналары күтәрелгән, штукатурланган, ишекләр урнаштырылган. Күптән түгел генә электр энергиясе үткәрелгән. Бүген биредә 200 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 102 се савым сыерлары. Узган ел 34,4 тонна ит җитештергән. Бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 151 процент тәшкил итә, 52 тонна сөт саткан.
Эшмәкәр Раиф Хәмидуллин Мам.Каз.Чаллы авылында 24 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзеде. Гомуми бәясе 3,5 миллион сум. Барлык эш төгәлләнгән. Һәркөнне 390-400 килограмм сөт озата. Биредә бүген 41 баш мөгезле эре терлек бар. Аның 24 е савым сыерлары. Узган ел 29 центнер ит, 72 тонна сөт җитештерде.
Фермер Илдус Шакиров Тәб.Чаллы авылында 50 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Аның гомуми бәясе 4 миллион сумга исәпләнә.
"Рацин" дәүләт-унитар предприятиесе аша 1 миллион сум күләмендә акчалата заем алган. ТР хөкүмәте хисабыннан 10 миллион сумлык юллар салынган.
Ферма түбәсе зәңгәр төстәге профнастил белән ябылган. Ике яктан да ишекләр урнаштырылган. Үтеп йөрү юлына бетон түшәлгән. Сөт үткәргеч монтажланган, транспортер, түбәдә 5 вентилляция каналлары урнаштырылган. Бина түбәсе эчке яктан 10 сантиметр калынлыктагы пенопласт белән җылытылган. Ял бүлмәсе булдырылган. Шулай ук җылы су белән тәэмин итү буенча да эш башкарыла. Уфа шәһәреннән 470 мең сумга сөт суыту җайланмасы, сөт үткәргеч һәм вакуум кайтарып урнаштырырга исәп итәләр. Гаилә фермасы савым сыерлар белән тулысынча комплектланган. Рамил Мостафиннан 15 баш тана алган. Мамадыш районыннан 36 баш тана кайтарган. 3 тана бозаулаган. Әлегә күчмә сөт саву җайланмасы белән эшли. Биредә бүген 52 баш мөгезле эре терлек бар. Шул исәптән 51 баш тана. Узган ел 20 центнер ит җитештергән.
Фермер Равил Нәҗимов Рус Әшнәге авылында 24 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Смета бәясе 3,61 миллион сум. Бина эчендә бүген төзекләндерү эшләре алып барыла. 4 ишек, поликорбонаттан тәрәзәләр урнаштырылган, стеналары агартылган, улаклар ремонтланган, идәннәренә бетон измә түшәлгән, бина түбәсе профнастил белән ябылган, су үткәргеч уздырылган, сыерлар бәйләп куелган. Хәзергесе вакытта сөт саву җайланмалары, вакуум урнаштыру эшләре бара. 500 мең сум күләмендә субсидия алган. Бүген 24 баш савым сыеры бар. Узган ел 120 центнер ит җитештергән. Тиздән сөт савып реализацияләү турында уйлана.
Фермер Тәлгать Гыймаев Күки авылында 50 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Ул 4 миллион сумга төшәчәк. Гаилә фермасы аның өе янәшәсендә урнашкан. Бина эчендә төп эшләр төгәлләнгән. Эчке яктан стеналары, түшәмнәре җылытылган, идәненә бетон түшәлгән. Сыер тора торган урыннарга такта җәелгән. Сөт үткәргеч сузыла, вакуум урнаштыру эшләре бара. Ял бүлмәсе булдырылган, бозау үстерү бүлеге бар. Терлекләрне саф һавада йөртү өчен утар төзелгән. Су суырту скважинасы борауланган. 750 мең сум күләмендә субсидия алган. Бүген терлекләр кайтару мәшәкате белән йөри.
Фермер Владимир Талаков Анатыш авылында 40 баш терлек симертү буенча гаилә фермасы төзи. Ул 1,9 миллион сумга төшәчәк. Ферма төзү өчен җир мәйданын "Вамин"нан алу мәсьәләсе белән йөри. Бүген аның 60 баш мөгезле эре терлеге бар, аның 20 се савым сыерлары. Узган ел 19 центнер ит җитештергән.
Фермер Илгиз Мәннанов Гремячка авылында 100 баш яшь терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзүне тәмамлады. Аның гомуми бәясе 1,8 миллион сум.
Бинада эшләр төгәлләнгән. Җитәрлек күләмдә печән һәм фураж әзерләнгән. "Россельхозбанк"тан кредит алып Оренбург өлкәсеннән 85 баш яшь терлек алып кайткан. Бина идәннәренә ком түшәлгән. Әлегә су үткәргеч сузу турында хыяллана. Тереләй авырлыкта килограммын 40 сумнан 2 шәр центнерлы 100 бозау алу өчен 800 мең сум субсидия алырга өметләнә. Документларын туплап ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырган. Биредә бүген 85 баш мөгезле эре терлек бар. Узган ел 51 центнер ит җитештергән.
Фермер Рузәл Габитов Балык бистәсендә үз өе янәшәсендә 30 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзегән. Смета бәясе 1,7 миллион сум. Төп эшләр тәмамланган, гаилә фермасы эшкә әзер. МТЗ-82 тракторы кайтарган. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы, фураж әзерләгән. Оренбург өлкәсеннән яшь маллар кайтарган. Трой-Урай авылы янәшәсендә яңа гаилә фермасы төзергә планлаштыра. Җир мәйданы алып рәсмиләштерү эшен башлаган. "Яшь фермер" программасына керергә исәп итә. Бүген аның 40 баш терлеге бар. Узган ел 66 центнер ит җитештергән.
Фермер Нурания Закирова Кече Әшнәк авылында 50 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Аның гомуми бәясе 4,3 миллион сумга төшәчәк.
Гаилә фермасы өчен бина бар. Стеналары агартылган. Түбәсе шифер белән ябылган. Ишекләр урнаштырасы һәм өлешчә ремонт үткәрәсе бар. Барлык документлар һәм фотосурәтләр авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылган. Бүгенгесе көнне аның 280 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 100 сыеры бар. Узган ел 336 центнер ит, 610 тонна сөт җитештергән.
Гаилә фермалары тәмамлану алдында:
Фермер Габделрәүф Хәкимов Кече Укмас авылында 50 баш яшь терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Ул 1,7 миллион сумга төшәчәк. Кече Укмас авылында ремонт остаханәсе бинасына реконструкция үткәрү тәмамлану алдында. Түбәсе ныгытылып профнастил белән ябылган. Терлекләрне саф һавада йөртү өчен ике утар төзелгән. Субсидияне тулысынча алган. Саклык банкыннан 1 миллион сум күләмендә терлек алу өчен кредит алырга исәп итә.
Фермер Сәмигулла Әгъзамов Балыклы Чүкәй авылында 30 баш терлек симертү өчен гаилә фермасы төзи. Ул 1,7 миллион сумга төшәчәк. 20 метрга 8 метр зурлыгында керамзит блоклардан бина төзегән. Түбәсен профнастил белән япкан. Төзүчеләр тарафыннан бинаның 1,7 миллион сумга төшкәнлеге расланса, документлар һәм фоторәсемнәр авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылачак. Аны тагын зурайтырга исәп итә.
Фермер Фердинанд Ногманов Гремячка авылында 100 баш яшь терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзи. Проект бәясе 1,7 миллион сум. Эшләре тәмамланган, 1,5 миллион сум күләмендә кредит алып терлекләр алырга исәп итә.
Тагын 9 гаилә фермасы төзелү алдында тора. Аларда барлыгы 297 баш терлек асралачак. Аның 147 се савым сыерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев