Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Вакыт бар да , юк та инде

"Яшел урак" ка керешергә исәпле генә көннәр калып бара. Гадәттә аңа массалы төстә сабантуй бәйрәменнән соң керешәләр. Бу уңайдан, "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгының машина-трактор паркында кызу эш кайный. Берәүләр кыр эшләреннән бушаган агрегатларны чистартып аскуймаларга урнаштырса, икенчеләр комбайннарны сафка бастыра. Гараж мөдире Рәфис Әхмәтҗанов боларның барысын да үз контрольлегендә тота. Ул...

"Яшел урак" ка керешергә исәпле генә көннәр калып бара. Гадәттә аңа массалы төстә сабантуй бәйрәменнән соң керешәләр. Бу уңайдан, "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгының машина-трактор паркында кызу эш кайный. Берәүләр кыр эшләреннән бушаган агрегатларны чистартып аскуймаларга урнаштырса, икенчеләр комбайннарны сафка бастыра. Гараж мөдире Рәфис Әхмәтҗанов боларның барысын да үз контрольлегендә тота. Ул безгә яшел масса чабуда быел "Магдон" комбайнына өметебез зур дип, аны төзекләндерүче абыйлы-энеле Кәримовларны мактап телгә алды. Равил белән Рафик быел икенче ел терлек азыгы хәзерләүдә катнашачаклар икән. Хуҗалыкта тагын ике роторлы чапкычны да эшкә алдан әзерләп куйганнар. Биредә терлекләрнең баш саны артып торуын искә алып, азык культурасы мәйданын да киңәйтергә булганнар. Күп еллык үләннән тыш алар быел 506 гектарда судан үләне һәм 400 гектарда кукуруз чәчкәннәр. Бу көнне без "Логос", "Кулон", "Аяз-Ойл", "Урахча", "Кульга" хуҗалыкларында һәм берничә фермерда булып агрегатларның әзерлеген карадык. Кулонлылар, мәсәлән, язгы кыр эшләрендә катнашкан 14 культиватор һәм 6 чәчкечне махсус мәйданчыкка тезеп куйганнар. Команда гына көтәләр. Терлек азыгы хәзерләүдә катнашучы механизаторлар өчен кызыксындыру чаралары каралган, махсус нормативлар булдырылган. "Логос" хуҗалыгында да шушындый ук күренеш. Язгы кыр эшләреннән бушаган механизаторлар комбайннарын, соңгы кат күздән үткәрә.
Кайбер фермерларыбызның да эшкә зур җаваплылык хисләре белән керешүләре күңелгә ошады бу көнне. Рейд барышында безгә терлек азыгы хәзерләүдә катнашучы агрегатларга кеше кулы тимәгән хуҗалыклар да очрады. Тик әлегә аларга киң тукталмаска булдык. Әзерлек өчен вакытның бераз гына булса да барлыгын истә тотып. Бер карасаң вакыт калмаган да инде.
Идрис Аметов.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев