Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урының түрдә–яңа уңыш!

Район ашлык кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре түземсезлек белән көткән истәлекле көн дә килеп җитте.

Һәр елдагыча быел да яңа уңыш ашлыгын "Кама" агрофирмасы хезмәткәрләре китерде. Булдыралар, ни хәл итәсең! Быелгы олауны хуҗалыкның уңган автомобиль йөртүчесе Николай Мозохин алып килде. Сер түгел, гадәттә беренче булып китерелгән ашлык дымлы һәм чүпле була. Ә быелгы ашлыкның дымлылыгы көтелгән нормативларга туры килүенә һәм аның чиста булуына хезмәткәрләргә караганда, мөгаен күбрәк җитәкчеләре Рафаэль Сафин сөенгәндер.
-Берүк киләчәктә дә менә шундый яхшы сыйфатлы ашлык кына китерсәгез иде, -дип ул автомобиль йөртүченең кулын кысты. Аңа алдан әзерләнгән бүләген тапшырды. Бирегә әле бу көнне күрше Лаеш районының бер хуҗалыгыннан да ашлык китерергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иттеләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Беренче икмәк китерүче Николай Мозохинны тәбрикләү мизгеле. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев