Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Умартачы өчен олы эш башы

Яз башыннан табигать үзенең җылысы белән бик сөендермәде. Шуңа күп кенә умартачылар язгы ревизияне соңарып үткәрделәр. Бик күпләр үрчемдә өзеклек булуына борчыла. Ул умарта гаиләләренең көчен арттыруга йогынты ясаячак. Бүгенге бозык табигать шартларының үз уңайлыклары да бар. Быел үләннәр соңарып чәчәк атты. Әгәр инде май-июнь айларында күпләп чәчәк ату чорында...

Яз башыннан табигать үзенең җылысы белән бик сөендермәде. Шуңа күп кенә умартачылар язгы ревизияне соңарып үткәрделәр. Бик күпләр үрчемдә өзеклек булуына борчыла. Ул умарта гаиләләренең көчен арттыруга йогынты ясаячак.
Бүгенге бозык табигать шартларының үз уңайлыклары да бар. Быел үләннәр соңарып чәчәк атты. Әгәр инде май-июнь айларында күпләп чәчәк ату чорында эссе көннәр башланса, ул кортларның бал җыюын соңаруга китерә. Май аенда умартачыларны нинди мәшәкатьләр көтә соң? Беренчедән бүген үк инде рамнарга балавыз тезү башларга кирәк. Иске каралган рамнарны ояның читенә күчерү һәм соңрак бөтенләй алу хәерле. Ачык төстәге рамнар корт гаиләләренең авырмауларын күрсәтә. Әмма монда да аларга игътибарны киметергә ярамый. Кортларны дәвалау һәм авыруларга каршы профилактика чараларын үткәрү аеруча мөһим чаралардан исәпләнә. Бер карашка корт гаиләсе сәламәт күренсә дә, алар авыру йоктырырга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә әкренләп корт гаиләсе хәлсезләнә һәм үлә. Барлык авыруларны санап чыгу мөмкин эш түгел. Иң еш очрый торганы кортларның эч китү авыруы иң куркынычлардан исәпләнә. Бүгенгесе көнне Рәсәй базарларында эффектлы дарулар еш очрый. Дәвалауны башлаганчы белгеч белән киңәшләшү кирәк. Умартачылар игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Күпләргә таныш булган талпан авыруы аеруча куркынычлы булуын онытырга ярамый. Аның үрчү чоры 3 елдан 5 елга кадәр сузылырга мөмкин. Умартачы бу вакытта бернидән дә шикләнми. Ә аны белеме түбән булган умартачылар Урта Азиядан кайтардылар. Күп бал алырга хыялланып, алар калган умарталарны да шушы авыру белән зарарларга мөмкиннәр. Әлеге авыру барлыгына шикләнүчеләр булса район авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Сүземне йомгаклап шуны да әйтәсем килә, районыбызда умартачылык тармагы елдан ел үсә. Бүгенгесе көнне барлыгы 270 умарталык нәтиҗәле эшли. Аларда 5200 баш умарта исәпләнә.

Марсель Нуриев,
умартачылык буенча инспектор.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X