Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ул–хуҗалыкның тотнагы

Хуҗалыкның тотнагы, диләр андый фидакарьләр турында. Фәнил Сибгатуллин менә 35 ел инде руль артында. "Рассвет", "Яңа Арыш" хуҗалыкларында күп еллар эшләгән. Инде менә "Азык-төлек корпорациясе"ндә хезмәт куя. "ГАЗ-53"не дә, башка төрле машиналарны да иярләгән ул. Хәзер озак еллар "КамАЗ"да эшли. Нинди җаваплы рейс бар, Фәнилне шунда җибәрәләр. Чөнки машинасы һәрвакыт...

Хуҗалыкның тотнагы, диләр андый фидакарьләр турында. Фәнил Сибгатуллин менә 35 ел инде руль артында. "Рассвет", "Яңа Арыш" хуҗалыкларында күп еллар эшләгән. Инде менә "Азык-төлек корпорациясе"ндә хезмәт куя. "ГАЗ-53"не дә, башка төрле машиналарны да иярләгән ул. Хәзер озак еллар "КамАЗ"да эшли. Нинди җаваплы рейс бар, Фәнилне шунда җибәрәләр. Чөнки машинасы һәрвакыт төзек, юлга чыгарга әзер. Кышкы айларда терлекләргә патока ташый, язга таба ашлама алып кайта. Ә иң яратып башкарган эше урып-җыю чорында ашлык ташу инде. Икмәк өчен көрәштә үзенең дә саллы өлеше булу белән горурлана ала ул. Быел Фәнил Сибгатуллин 1100 тоннадан артык ашлык ташыган.
Рәсемдә: Фәнил Сибгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев