Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңган механизаторлар - хуҗалык ышанычлылары

Бүгенге көндә 1100 тонна печән, 9500 тонна сенаж әзерләдек. Бу эш төгәлләнү алдында”,- ди хуҗалык агрономы Газиз Ханов.

 

“Кама-Агро” хуҗалыгында эшләр көйле генә бара.  Кыр эшләре күрсәткечләре, тырыш хезмәткәрләре белән ул алдынгылар рәтендә дисәк тә ялгыш булмас.

Хуҗалык 5445 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары үстерә. Шуларның 3015 гектарында бөртекле культура, 500 гектарында көнбагыш, 400 гектарында рапс игелә. “Калган җирдә азык культурасы. Шуларның 1200 гектары күпьеллык үлән. Бүгенге көндә 1100 тонна печән, 9500 тонна сенаж әзерләдек. Бу эш төгәлләнү алдында”,- ди хуҗалык агрономы Газиз Ханов.

Николай Толстов кырдан кайтып “Макдон” үз йөрешле чапкычын ремонтлаган вакыты иде. “Николай тырыш, үз эшенең остасы. Сенаж салу өчен 700 гектар күпьеллык үлән чаптырды. Иртәгә 300 гектарда үскән берьеллык үлән чаптырырга чыгачак”, -дип аның турында сөйләп үтте Газиз абый.

Илнар Нәҗмиев сенаж әзерләүгә зур көч куя.  Бүгенгесе көндә  «Ягуар-810» комбайны белән сенаж тураклата. Биредә алтынчы сезонын эшли икән. “Тырыш механизаторларның берсе ул. Биш мең тоннадан артык яшел масса туратты. Бу яхшы күрсәткеч”,- ди Газиз абый.

Альберт Гәйнетдинов һәм Шамил Садыйковлар белән кырда эш вакытында сөйләштек. Биредә биш транспорт чарасы сенаж өчен яшел массаны ташу  белән мәшгуль иде.

Шушы көннәрдә  Шамил «МТЗ-826» тракторы белән 200 гектарда үсеп утыручы кукурузга ашлама кертеп, эшен төгәлләгәннән соң «МТЗ-1221» техникасы белән сенаж ташуга тотынган. Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы тракторчы турында белгеч тә мактау сүзләре генә әйтте. Техниканы биш бармагы кебек белгән Шамил бүген трактор иярләсә, урак вакыты башлангач комбайн ярдәмчесе булып кырга чыга.

- Әти гомере буе колхозда тракторист булып эшләде. Кечкенәдән аның янәшәсендә ияреп йөреп мин дә әлеге техника серләренә өйрәндем. 30 елга якын мин әлеге хезмәттә. Иртәнге алтыдан без кырда инде. Хезмәтемнән зарланмыйм, эштән курыкмыйм”, - ди сөйләде ул.

Сабакай авылыннан Альберт Гәйнетдинов яхшы белгеч, үз эшенең остасы. Армия сафларыннан кайтканнан соң “Кама-Агро” хуҗалыгына дипломлы белгеч булып эшкә килә. Үзенең техникасында ул ашлама кертү, тырмалау, культивацияләү эшләрен башкара. Аның сүзләренчә, тракторга нинди агрегат тоташтырып була, шул эшне  башкара.

- Яшьтән үк техниканы үз иттем. Шуңа күрә дә бу һөнәрне сайладым. Әти дә механизатор иде. Аның эзеннән киттем дисәм дә була. Эш булгач, авырлыгы да, җиңел вакытлары бар. Ләкин алар тиз онытыла. Эш хакын вакытында алабыз. Яңа тракторда эшлим, хуҗалык җитәкчебез Раил Бариевка бик рәхмәтлемен,-дип сөйләде ул.

Хуҗалыкның тырыш хезмәткәрләренең берсе Ильяс Садыйков кырның бер башыннан яшел масса тураклатып килә иде. Эш вакытын без дә бераз күзәтеп тордык.  Күп еллардан биредә хезмәт куючы тракторист бүгенгесе көндә 4200 тонна сенаж әзерләгән. Аңа кадәр 400 гектардан артык печән чаптырырга өлгергән. Агымдагы елда язгы кыр эшләрендә дә сынатмаган ул. Аңа быел  яңа «МТЗ-1221» тракторын ышанып тапшырганнар. Сукалауда, чәчүдә зур тырышлык күрсәткән.

-Кырларда арыш өлгереп утыра. Көннәр кояшлы торса, һава торышы үзгәрмәсә, атна ун көннән уракка  төшергә исәплибез, - дип алдагы планнары белән уртаклашты Газиз абый. Уракка барлыгы алты комбайн чыгачак. Биредә аларны уракка әзерләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса