Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тәвәккәллек–ярты уңыш ул

Авыл кешесе шулай инде ул, һич кенә дә тик утыруны белми. Гомере буена үз шөгылен табып, гаиләсен, балаларын кайгыртып үз көнен үзе күреп яши.

Дистә еллар элек мөмкин булмаган эшне хәзер бик ансат тормышка ашырырга була. Аннары хөкүмәт тә үз эшен ачарга теләүчеләрне ярдәменнән ташламый. Ташламалы кредитларына кадәр тәкъдим итеп тора. Монда инде эшләргә теләк, тәвәккәллек, омтылыш, техник мөмкинлек һәм әзерлек кирәк. Районыбызда исә җир белән эшләргә, терлекчелек тармагын үстерергә теләүчеләргә бөтен юллар ачык. Әнә шуңа гомере буена Тулуш авылында яшәп, эшләп үскән Миннур Сәлахов берничә ел элек район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән 58 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алгач, шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерергә алына. Сыер, мөгезле эре терлекләр үрчетә башлый. Ләкин йорт янәшәсендәге абзарда казынып кына зур эшләр майтарып булмый шул. Аннары терлек азыгы, ашлык, фураж сатып алу кыйммәткә төшә дип, киләчәккә үз кыйбласын табуда булышып, ярдәм, киңәш сорап авыл җирлеге Советы рәисе Илһам Гаязов янына килә. Җитәкче бу егеткә крестьян-фермерлык хуҗалыгы ачарга киңәш итә. Моның өчен иң кирәкле документларны җыйнауда булышырга, аларны кемгә тапшырырга кирәклеген дә өйрәтә. Үз сүзендә нык тора җитәкче. Озак еллар дәвамында авыл читендә буш торган бер терлекчелек бинасын үзенә бирә. Шулай итеп Миннур энесе Миннулла белән килешеп эшкә керешәләр. Бинаны чистартып чыгаралар, тирә-ягын ныгыталар. Үз абзарларында булган барлык терлекләрне бирегә күчерәләр. Хәзер монда ике дистәгә якын маллары бар. Алар аны әкренләп үстереп, баш санын 50 гә җиткерергә, уртак эшләре көйле барса, терлекләр санын ике мәртәбә арттырырга, өстәвенә нәселле сарыклар да үрчетергә исәп итәләр. Ә нигә эшләмәскә? Бина нык, таза, аренда өчен дә түләп торасы юк. Бары тик тәрәзә, ишекләрне генә яңартырга кирәк. Янәшәдә утарны киңәйтергә, азык складын күчереп салырга планлаштыралар. Ике якның да гаиләсе зур булгач боларның барысы да тормышка ашачагына ышаныч зур. Абыйлы-энеле Сәлаховларның киләчәккә уй-планнары, матур теләкләре бар.
-Район газетасы битләрендә яңа гаилә фермалары төзелүе хакында укыгач, без дә шулай үз эшебезне башларга уйлап йөрдек. Авыл җитәкчесенә рәхмәт. Планнарыбызны хуплап, күңелләребезне күтәреп, рухландырып, эшкә дәртләндереп, ярдәм итәргә ышындырып озатты,-ди Миннур.
Авыл җитәкчесе мөгаен, иң элек әти-әниләренең дә шушы авылда гомер кичереп икесенең дә терлекчелектә яхшы эшләүләрен истә тоткандыр. Аннары авыл халкы арасында да Сәлаховлар гаиләсе эшчән булулары белән мактаулы. Миннур белән Рузалия матур, тигез тормышта эш сөючән 4 малай тәрбияләп үстергәннәр.
Миннур белән Миннулланың әле тагын бер өстенлекле яклары бар. Алар икесе дә югары квалификацияле механизаторлар. Олысы төрле маркалы трактор, комбайнда эшләсә, энесе автомашиналарны яхшы белә. Аларның бүген икесенә ЮМЗ, Т-16 маркалы тракторлары, "УАЗ" автомашиналары, туганнарының җир пайларын кертеп 57 гектар җирләре бар. Алар анда үзләренә һәм авыл кешеләренә җитәрлек күләмдә күпьеллык үлән үстерәләр, фураж өчен бөртекле культуралар да чәчкәннәр.
Иң сөендергәне, абыйлы-энеле Сәлаховлар киләчәктә авылларын яңарту, киңәйтү максатыннан читкә киткән улларын һәм авыл яшьләрен кайтарырга исәп итәләр. Хәзер авылга юллар да яхшыра, яшәү өчен табигате дә ямьле, экологик яктан чиста, уңайлы урында гомер итәләр. Эшләргә теләге булганнарга бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Әнә тормыш иптәше Рузалия озак еллар укытучы булып эшләгән, бүген лаеклы ялда икән. Бушап калган абзарларында ул инде бүген үк үз эшен ачып җибәргән. 200 баш тавык алганнар. Һәркөнне 150 шәр йомырка җыеп ала икән. Олы уллары Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Димәк, киләчәктә үзләренең дипломлы белгечләре дә булачак. Энесенең дә гаиләсе ишле. Барысы да авыл хезмәтен белеп, күреп, чыныгу алып үскәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, Сәлаховларның крестьян-фермер хуҗалыкларының киләчәге өметле булырга охшаган. Планнары да зурдан аларның. Инде икесенә "Россельхозбанк"тан 800 мең сум кредит та алганнар. Биналарны тазартырга, терлекләр кайтарырга, яңа агрегатлар, трактор сатып алырга исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев