Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тәвәккәллек юл яра

Кыюлык-ярты уңыш, ди халык. Күп еллар дәвамында абзарында дистәдән артык сыер асраган Данил Нәбиуллинның узган ел Күгәрчен авылында беренче булып гаилә фермасы ачып җибәрүе күпләргә этәргеч ясады.

Һәр гамәлен үлчәп эш итәргә өйрәнгән авыл кешеләренең шикләнүләре дә эреп юкка чыккан. Әнә бит яңача эшләргә теләге зур булганнарны район җитәкчеләре дә үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Шуңа Күгәрчен авыл җирлеге Советы җитәкчесеннән киңәш сорап килүчеләр саны да нык арта башлаган.
-Безгә үзенең уй-планнары белән Зөлфәт Шаһиев мөрәҗәгать итте,-дип сөйли авыл җирлеге Советы башлыгы Альберт Сафин. -Ул үзе яшәгән йорты янәшәсендә иске йорт-җирне сатып алып шул урында заманча олы, матур итеп терлек фермасы төзергә планлаштыра икән. Янәшәдә генә асфальт юл үтә. Бер сүз белән әйткәндә, уңайлы урынны сайлаган. Шуңа без андый тәвәккәл, эшләргә дәрте, көч-куәте ташып торган егетләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә ашыгабыз. Зөлфәт Шаһиевкә дә башлаган эшен ярты юлда ташламавын белеп фатихабызны бирдек, кирәкле документларны тупларга булыштык,-дип Альберт Сафин соңгы вакытларда озак еллардан бирле тормышта үз юлларын таба белми йөргән тагын берничә кешенең гаилә фермасы төзергә уйлаулары хакында киңәш сорап килүләрен дә белдерде. Ул аларның һәркайсының эш сөючән, тырыш булулары хакында әйтте. Әйе, Күгәрчен авылы кешеләре һәрвакыт үз дигәннәренә ирешә торганнардан.
Авылда бу гаиләне һәркем яхшы белә. Тырыш хезмәтләре, матур, тату яшәүләре белән инде күптәннән халыкның хөрмәтен яулаганнар алар. Әтиләре Вәли абзый (ул мәрхүм инде) белән Тәнзилә апа гомерләре буена бер көн колхоз эшеннән калмыйча үз тырышлыклары белән яшәгәннәр. Күпләрне сокландырып 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның барысы да диярлек үз гаиләләрен корып районыбызда төпләнгәннәр. Уллары Зөлфәт тә мәктәптән соң һөнәри уку йортында белем алган. Аннары хәрби хезмәткә китеп Ерак Көнчыгышта зур чыныгу алып кайтып колхозда автомашина йөртүче булып эшләгән. Тракторга утырып та ул җир эшкәртеп макталган. Бу яраткан шөгылен егет әле дә ташламый. Авыл читендә 25 гектар җир алып күп еллар дәвамында шунда үз хуҗалыгы өчен терлек азыгы, ашлык үстерә. Тормыш иптәше Әлфия дә үзе кебек уңган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар дистәгә якын терлек асрыйлар, ике сыерлары бар. Әлбәттә, абзарларында аларның баш санын ике мәртәбә арттырырга да мөмкин булыр иде. Яңа җиһазлар урнаштырып озак вакытка исәпләнгән таза, нык материалдан иркен һәм уңайлы итеп ферма төзү турында уйлана ул бүген. Нигә аңа да яңалыктан артта калырга.
-Авыл җирендә яшәгәч без инде шушы тармакны сайларга булдык,-ди егет. Мондый олы эшкә әзерлеге дә яхшы, тәҗрибәсе дә җитәрлек аның. Терлекчелек ул игенчелектән башка һич кенә дә яши алмый бит. Шуңа Зөлфәт тә үзенә яхшы МТЗ-82 тракторы, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары сатып алган. Җире дә уңдырышлы. Һәр елда диярлек мул уңыш җыеп ала. Узган ел да ул ике елга җитәрлек печән әзерләп өеп куйган. Малларга тагын нәрсә кирәк инде. Фураж эзләп тә читкә чыгып китми, үзе үстерә. Былтыр 10 гектар мәйданда көзге бодай чәчкән. Әнә шулай елның-елында җирдә чәчү әйләнешен үзгәртеп, яңа сортлар кулланып, киләчәккә матур теләкләр, олы максатлар белән яши ул. Тәвәккәллек юл яра, ди халык. Ул да үзенең гаилә фермасы бинасына язга чыгуга ук нигез салырга исәп итә.

Рәсемдә: Зөлфәт Шаһиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X