Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ТӘВӘККӘЛЛЕК ТАШ ЯРА

Алдан планлаштырылган маршруттан читләшүебезгә бераз аптырап кая барырбыз икән дип уйларга да өлгермәдем, ул бер терлекчелек бинасы янына килеп туктады һәм яшь фермерның киләчәккә планнары белән таныштыра башлады. -Бу иң өметле гаилә фермаларының берсе. Бер елдан артык кына эшләвенә карамастан инде шактый уңай үзгәрешләр сизелә. Терлекләрнең баш саны да артып...

Алдан планлаштырылган маршруттан читләшүебезгә бераз аптырап кая барырбыз икән дип уйларга да өлгермәдем, ул бер терлекчелек бинасы янына килеп туктады һәм яшь фермерның киләчәккә планнары белән таныштыра башлады.
-Бу иң өметле гаилә фермаларының берсе. Бер елдан артык кына эшләвенә карамастан инде шактый уңай үзгәрешләр сизелә. Терлекләрнең баш саны да артып тора,-дип таныштырды ул безне Владимир Талаков белән.
Яшь фермер шушы төбәктә туып үскәнгә авылның киләчәгенә битараф түгел. Әнә бер-бер артлы сүтелеп юкка чыгып бара торган элеккеге фермаларга да ул борчылуын белдереп аларның өчесен сатып алып, җиң сызганып эшкә алынган. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскәнгә эштән курыкмый ул. Әтисе Михаил Андреевич кебек механизатор булырга теләп егет мәктәпне тәмамлагач район һөнәри уку йортына кереп тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. Әнисе Нина Васильевна гомере буена шул фермаларның берсендә терлекчелектә эшләгән, бозаулар караган. Авыл хуҗалыгы хезмәте-терлекчелек Владимир өчен дә чит түгел. Үз йортларында мал-туар үрчетүдә кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән ул. Хәрби хезмәттә дә егет үзе өчен кирәкле яхшы электрчы һөнәре серләренә өйрәнгән. Туган авылына әйләнеп кайткач, тракторга утырып иген үстерүдә эшләгән. Эш сөючән егетне районның элеккеге фермеры Евгений Лылов үз янына эшкә чакырган. Биредә ул тракторчы, машинист, электрчы һәм эретеп ябыштыручы хезмәтләрен дә яратып башкарып үзен уңай яктан гына таныткан. Ә эш яраткан кешене һәр коллективта яраталар, үз итәләр. Биредә дә зур хөрмәт, абруй казана ул. Көннәрнең берендә егет үзенең туган авылы фермаларының берсендә терлек асрарга теләвен белдергәч күпне күргән тәҗрибәле фермер аңа үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрергә киңәш итә. Баштагы мәлдә булышырга, ярдәм күрсәтергә ышандыра. Шулай итеп ул авыл читендәге терлекчелек фермаларының өчесен алып ремонт эшенә керешә. Әле малларны бинада асрау өчен мул азык базасы булдырырга да кирәк бит. Ул авыл янәшәсендәге җирләрнең бер өлешен үзенә файдалануга бирүләрен сорап муниципаль район башлыгына мөрәҗәгать итә. Район җитәкчесе авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә эш сөючән, инициатив егеткә ышаныч белдереп дәүләт милке булып исәпләнгән участоктан 100 гектар җир бүлеп бирәләр.
-Киләчәккә уй-планнарымны сөйләп биргәч, җитәкчеләр мине үстереп җибәргәндәй иттеләр, рәхмәт үзләренә. Һич тоткарлыксыз җир алып чәчү чәчтем. Бу яңа эштә тәҗрибәм аз булуын күрепмедер, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре килеп үз ярдәмнәреннән ташламадылар. Алар булмаса бу кадәр уңыш җыя алмаган булыр идем, мөгаен,-дип ул канәгатьлек хисләре белән искә алды.
Тәвәккәллек таш яра, дип хак әйтә халык. Владимир Талаков та инде шактый искергән терлекчелек биналарын төзекләндерә. Тәрәзәсен, түбәләрен яңарта, тирә-ягын тәртипкә китерә. Шулай итеп кыска гына вакыт эчендә үз фермасында маллар үрчетә башлый. Бүген фермада терлекләрнең баш саны 70 кә җиткән. Ул аны 100 гә җиткерергә планлаштыра. Янәшәдәге бинада сарыклар үрчетеп аны да 100 башка җиткерергә исәп итә. Терлекчелек бинасының бу башында бер бүлмәне җиһазлап азык цехы ясаган. Биредә утын ягып ул терлекләргә солы, фураж, бәрәңге пешерә. Ферма янәшәсендәге утарда терлекләргә кыш чыгарга җитәрлек салам, печән өеп куйган. Фуражга да кытлык кичерми. Үз участогында мул итеп ашлык үстергән. Бодайның, мәсәлән, һәр гектарыннан 24 центнер уңыш чыккан. Яшь фермерның иске генә булса да үз техникалары да бар. Үзенә ярдәмгә килгән механизаторларның булдыклылыгына да сөенә ул. Аларның барысы да күп еллар дәвамында колхозда эшләп тәҗрибә туплаганнар. Механизаторлар Андрей Назаров, Михаил Алексеев, Сергей Кузнечиков күп һөнәр ияләре. Нәрсәгә керешсәләр, шуны булдыралар. Әтисе Михаил Андреевич та улына ярдәмгә килгән. Ул ферма мөдире кебек җаваплы вазыйфаны башкара. Ә Балык бистәсенең 2 нче мәктәбендә укучы улы Максим җәй буе әтисе янәшәсендә эшләп авыл хуҗалыгы хезмәтенең нечкәлекләренә өйрәнгән. Фермер киләчәктә үзенең гаилә фермасын үстереп биналарны да матурларга исәп итә. Аның барлык уйлары чынга ашачагына шик юк. Чөнки аның янында эшләүче ярдәмчеләре барысы да ышанычлы, эшчән кешеләр.
Рәсемдә: яшь фермер Владимир Талаковны механизатор Михаил Алексеев белән күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев