Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тәҗрибәлеләр ызанны бозмый

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре районда иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән "Азык-төлек корпорациясе"ндә кыр эшләренә әзерлеккә югары бәя бирергә мөмкин, дигәч, шул хуҗалыкның баш белгече, республиканың атказанган агрономы Фәрит Шиһапов белән элемтәгә кердек. Ул үз эшчәнлекләре хакында түбәндәгеләрне сөйләде: -Хуҗалыкта эш ел дәвамында тукталмый. Көзге кыр эшләре тәмамлану белән агрегатларны карау, көйләү...

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре районда иң эре хуҗалыклардан исәпләнгән "Азык-төлек корпорациясе"ндә кыр эшләренә әзерлеккә югары бәя бирергә мөмкин, дигәч, шул хуҗалыкның баш белгече, республиканың атказанган агрономы Фәрит Шиһапов белән элемтәгә кердек. Ул үз эшчәнлекләре хакында түбәндәгеләрне сөйләде:
-Хуҗалыкта эш ел дәвамында тукталмый. Көзге кыр эшләре тәмамлану белән агрегатларны карау, көйләү эшләренә керешәбез. Гадәттәгечә, иң элек тырмалар төзекләндерелә. Быел да хуҗалыкта Илдар Кәримов җитәкчелегендәге ремонт звеносы эштә мактала. Аңа хуҗалыкның иң тәҗрибәле, эш сөючән, тәртипле механизаторларын алдык. Елның- елында кыр эшләрендә нәтиҗәле эшләүче Илсур Хәмидуллин, Илдар Гайнуллин, Хәлил Дәүләтшин, эретеп ябыштыручы Азат Вәлиев, Рәмис Имамиев кебек бай тәҗрибәле механизаторлар үз эшләрен зур төгәллек белән башкара. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, бездә булган техниканың күбесе нык искергән. Шуңа аны һәрчак зур игътибар белән төзекләндерү, даими рәвештә яңарту тәлап ителә. Егетләр инде өч чәчү агрегатын төзекләндереп, сафка бастырдылар. Күбесе дисклар, сошняклар белән комплектланды.
Быелгы кыр эшләрендә 30 трактор катнашачак, аларның күбесе төзек хәлдә. Туфрак әзерләүдә елның-елындагыча ике К-700 тракторына зур өметләр баглыйбыз. Алар 15 метрлы киңлектәге тырмалар белән эшлиячәкләр. 10 агрегат культивациядә катнашачак. Ә язгы чәчүдә 5 агрегат катнашыр дип исәп итәбез. Язгы кыр эшләрендә җитди тоткарлыклар булмасын өчен барысын да алдан исәпләп, планнар төзеп куйдык. Быел да ашлама кертү узган ел дәрәҗәсендә булыр дип өметләнәбез. Шушы көннәрдә 200 тонна ашлама кайтаруга керешәчәкбез. 5 мең гектардан артык мәйданда язгы чәчү эшләрен башкарырга планлаштырабыз. Аның 2680 гектарын бөртекле культуралар билиячәк. Кыр эшләрен 9 эш көнендә тәмамларга исәп итәбез.
Күргәнебезчә, яңарышлыларның җиңнәре сызганулы.
Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев