Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тәҗрибә буш урында тупланмый...

Барлык технологик таләпләрне дөрес һәм төгәл үтәгәнгә, мәшләклеләр бүген һәр сыердан 19 ар килограмм сөт савалар. Җәй арзанлы һәм мул сөт чоры дип хак әйтә халык. Биредә дә нәкъ менә шушы принциптан чыгып эш итәләр.

"Аяз-Ойл" җәмгыятенең җәйге лагерында хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашындагы район семинарын муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул бүгенгесе көннең төп мәсьәләсе-сөт җитештерү һәм хәзерләүне активлаштырырга кирәклеген ассызыклады. Бүген аны киметерлек бернинди җитди сәбәпләр юк дип, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр алдына катгый бурычлар куйды.
-Хуҗалыгыбызда бүгенгесе көнне 857 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 295 е савым сыерлары. Маллар күп вакыт җәйләүдә, болында йөрсәләр дә аларны сенаждан да өзмибез, шәһәрдән мальтоза ташуны да туктатмыйбыз,-ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов терлекчелектәге хәлләрне ассызыклап. Биредә әле моннан тыш көтүне яңарту кебек мөһим мәсьәләгә дә зур игътибар бирелә. Әле генә 97 баш яшь таналар төркеме тупланган. Ә узган ел тупланган 110 баш таналары инде бозаулый башлаганнар. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә бүген хуҗалыкларга биредәге тәҗрибәне киң кулланып эшләргә чакырдылар. Районның баш ветеринария табибы Рөстәм Әгълиев җәйләүдә йөргән сыерларның сөте кимүенә аларга кигәвеннәр һөҗүменең тәэсире зур дип, малларны бу бөҗәкләргә каршы химик эшкәртү үткәрүнең нечкәлекләре турында сөйләде. Шулай ук ул хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерларга терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда файдалы киңәш-тәкъдимнәре белән дә уртаклашты.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев