Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Түләү булгач эшлисе килә

Логослылар быелгы урып-җыюны аеруча уңышлы төстә алып баралар.

Хуҗалык уңганнары кыр эшләрендә елның елында мактала, быелда аларның алты комбайны 216 гектарлы сабан бодае җирендә бер-берсе белән ярышып ашлык суктыра. Биредә район күләмендә мактаулы комбайнчылар арасында Илдар Сахипов экипажы да сынатмый. Ярдәмчесе Айнур Сабиров белән ул аяз көннәрнең кадерен белеп ашлык суктыра. Хуҗалык белгече Айзат Зарипов үз игенчеләрен җылы сүзләр белән телгә алды.

-Үз хезмәтенең чын остасы ел әйләнәсе эштән бушамый. Кышын трактор белән терлекчелектә хезмәт куйса, язын чәчүдә катнаша. Үзенә йөкләнгәнне һәрчак сыйфатлы итеп башкаруы белән үзгә ул,- ди белгеч.

Илдар Сахипов үзенең Нью-Холд комбайны белән урып-җыю башыннан бер мең тонна ашлык суктырып алган. Урып-җыю чорында комбайнчыларга хезмәткә түләү югары булганга эшлиселәре килеп тора ди,-ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X