Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әтисе сукмагыннан...

Илшат Имамиевның күңелендә яхшы механизатор булу теләге балалык елларында ук бөреләнә.

Моңа, мөгаен, бик кечкенәдән әтисе Исхак абзый янәшәсендә тракторга утырып йөрергә яратуының да йогынтысы тигәндер. Нәни улының нәфис бармакларында өй хәтле техниканы тыңлата алуына нык куана әтисе. Кечкенәдән үк механизатор булырга хыяллануы күңеленә һич кенә дә тынгы бирми аның. Югары сыйныфларда укыганда ук әтисе кебек трактор белән оста итеп эш итәргә өйрәнә. Ә мәктәпне тәмамлагач район үзәгендәге механизаторлар хәзерләү курсларына юл тота. Һөнәр училищесындагы һәр дәрес аның күңел дөньясын киңәйтә, балачактан ук ия булган күнекмәләрен яхшы белем белән ныгытырга булыша. Укуын уңышлы тәмамлап, кулына киң профильле механизатор таныклыгы алып кайтуына өйдәгеләр дә сөенәләр. Баштагы мәлдә эченнән генә борчылып йөргән әтисе улының үзенә алмаш булып өлгерүенә шатлана.
-Инде менә, улым, сиңа да мөстәкыйль тормыш юлына аяк басар вакыт җитте. Хәрби хезмәтне дә үтәп кайтсаң, киң юллар ачыла үзеңә,-дип фатыйхасын бирә ул.
Ил алдындагы гражданлык бурычын намус белән үтәп кайткач, әтисе эшен дәвам иттереп тракторга утыра ул. Ә бу вакытта әтисен күмәк хуҗалыкта тракторчылар бригадиры итеп күчерәләр. Бу хәл малайга икеләтә җаваплылык өсти. Чөнки әтисе күләгәсендә башкалардан йомшак эшләргә ярамаганын яхшы аңлый ул. Шуңа үзенә йөкләнгән һәр эшне алдан килешенгәнчә, вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнә. Ул үзенең тыңгысыз механизатор хезмәтеннән тәм табарга өйрәнә. Вакытлыча килеп туган кыенлыклар алдында бервакытта да югалып калмый егет. Алда булса зур теләк, эштән тәм таба йөрәк, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул өлкәннәр. Ул да тракторчы һөнәре серләренә өйрәткән остазлары сүзенә дә еш колак сала. Әледән әле әтисенең буй белән түгел, уй белән эш итәргә өйрән, улым, дигән сүзләрен күңел түрендә кадерләп саклый. Шуңа егет үзенә йөкләнгән тракторны һәрвакыт төзек, чиста тотарга гадәтләнә. Эш булгач төрле чаклар була бит. Ялгышулар да кабатланып тора. Әле менә быелгы урып-җыю эшләренә керешкәнче үк комбайнын кат-кат сынап, тикшереп каравына карамастан, кызу эш вакытында уңайсыз хәлдә калдырып "кыр корабы" кинәт туктап кала аның. Шулай итеп ул урып-җыюда үзенә ярдәмче итеп алган Яр.Чаллы шәһәрендә яшәүче апасының улы Айрат Гайниев белән тиз генә комбайн моторын сүтеп, төзәтеп яңадан эшкә керешәләр. Тик менә киерелеп эшли башлагач кына явымнарның еш кабатлануы беркадәр киртә булды. Кызу урак өстендә һәркемнең дә мөмкин кадәр күбрәк эшләп каласы килә. Аннары шәһәрдән кайткан энесе Айратка да мәктәпкә кергәнче беркадәр хезмәт хакы эшләргә, техника серләренә өйрәнергә кирәк бит. Шулай итеп алар үзвакытында шактый ук алга ыргылган комбайнчыларны куып җиттеләр. Елның-елында Яңа Арыш авылы комбайнчылары арасында алдынгы урыннарны яулаган Илшат Имамиев "Дон-1500" комбайны белән эш башыннан 348 тонна ашлык суктырып алуга иреште. Эшләре шулай көйле барса, быел да сынатмаска аларның исәбе.
комбайнчы Илшат Имамиев. автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев