Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Технология– уңыш нигезе

Кайбер хуҗалыклар уңай һава торышына өметләнсә, "Логос" җәмгыяте игенчелектә югары технологиягә өстенлек бирә.

Алар бүген районда иң эре җир биләүчеләр булып исәпләнәләр. 13 мең гектар җирләре бар. Быел яз яңа технология нигезендә 1635 гектарда-рапс, 1000 гектарда-арпа, 5000 гектарда бодай чәчкәннәр. Чәчү орлыгына ике төрле ашлама кушылган. Бу максаттан алар яңа төр махсус агрегаттан файдаланганнар. Логослылар ашламаны дәүләт бирер әле дип көтеп утырмаганнар. Бюджеттан бирелгәннән тыш Киров өлкәсеннән һәм Тольяттидан аны 800 тонна күләмендә сатып алганнар. Бу чараларның уңай нәтиҗәсе күз алдында. Дикое Поле авылы янәшәсендәге 182 гектар мәйданны биләгән арпаның һәр гектарыннан 36 центнер уңыш чыккан. Аннары алар берничә ел рәттән инде азык-төлек базарында сорау зур булган культуралар игүгә алыналар. Әйтик, байтак хуҗалыклар күп хезмәт сорый дигән сылтау белән рапс игүдән читләшсә, алар аның мәйданын күпкә арттырганнар. Рапстан да алар быел мул уңыш үстереп алырга өмет итәләр.
Хуҗалыкта гомумән алганда, урып-җыю эшләре зур оешканлык белән бара. Бай тәҗрибәле игенчеләр Әгъзам Хисмәтов, Илдар Сәхипов, Алмаз Мирзин, Николай Афанасьев, Владимир Сидоров, Петр Щербаков алны-ялны белмичә эшли торганнардан. Ярдәмчеләре дә үзләре кебек оста. Бер-берсен ял иттереп эшләгәнгә көн яктысыннан тулысынча файдаланып, эш сәгатьләрен төн уртасында гына тәмамлыйлар. Суктырылган ашлыкның дымлы булуы да артык куркытмый логослыларны. Анатыш авылы янәшәсендәге бөртек киптерү агрегаты тәүлек буена эшли. Аңа үз эшенең чын остасы Михаил Жаринов хезмәт күрсәтә. Бу агрегат сәгатенә 30 тонна ашлык киптерә. Әнә шуңа аны ташу өчен күп транспорт таләп ителгәнгә, янәшәдә генә каплаулы мәйданчык эшлиләр. Ул барысы 250 тонна ашлык сыйдырачак. Кырдан һәм амбардан бөртек ташучы Анатолий Кузнечиков хакында да җитәкчеләрдән күп кенә мактау сүзләре ишетергә туры килде. Өлгерлектә аңа тиңнәр юк, диләр алар. Әнә шулай биредә һәр тармакта бай тәҗрибәле хезмәткәрләр эшләгәнгә һәм алдынгы технологиягә киң урын биргәнгә уңышлары да сөенечле логослыларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев