Татарстанның 29 районында урып-җыю эшләре бара
Бу көнгә республикада 21,4 мең гектар мәйданнан 49,5 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уртача гектар уңышы 23,1 центнер тәшкил итә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, урып җыю эшенә 29 район игенчеләре керешкән. Алар - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.
Бүгенгә Буа һәм Апас районнарында иң күп (барлык мәйданның 7 %тан артыграк өлешендә урып-җыю төгәлләнгән) эш башкарылган. Буада 3,9 мең, ә Апаста 2,3 мең гектар мәйданда игеннәр суктырып алынган.
Гектар уңышы буенча Актаныш районы алдынгы. Биредә һәр гектардан уртача 33 центнер ашлык җыеп алына. Азнакай районында бу күрсәткеч - 32,1, Зәйдә 27,2 центнер.
Фото: ru.ela.mobi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев