Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Табышны бәяли белү мәслихәт

Муниципаль район башлыгы Илһам Валеевның дүшәмбе киңәшмәсе тулысынча диярлек авыл хуҗалыгы темасына багышланды.

- Көз көне аяк басканда кояшлы матур көннәр көтеп утырсак, бөтенләй уңайсыз хәлдә калуыбыз бар. Табигать шартларының каршылыкларына карамастан, игеннәрне җыеп суктыруны тәмамларга вакыт. Чиратта торган силос салу, көзге чәчү һәм туңга сөрү кебек мөһим эшләрне дә озакка сузарга ярамый. Көн кадагында торган икенче бер әһәмиятле мәсьәлә-терлекчелек тармаклары белән дә урыннарда әле җитди шөгыльләнү җитми,- диде ул киңәшмәдә.

Чыннан да урып-җыю эшләренә чамадан тыш бирелеп китеп бик күпләр терлекчелекне үз агымына куйганнар. Шуңа сөт җитештерү, үрчем алу һәм көтүне яңарту кебек мәсьләләр өстендә эшләү нык йомшарган. Бу исә һәр көнне хуҗалык кассасына акча кертү, табыш алунының кимүенә китерә. Киңәшмәдә шулай ук эре хуҗалыклар белән бергә фермерларда һәм гаилә фермаларында, шулай ук шәхси хуҗалыкларда да терлекчелеккә игътибарны арттырырга кирәклеге ассызыкланды.

Киләсе ял көнендә хуҗалыкларыбыз республика шәһәрләрендә көзге ярминкәләрдә актив катнашачак. Шәһәр базарларына халык арасында сорау зур булган туклану, азык-төлек товарларын җитәрлек күләмдә алып барырга кирәклеге дә әйтелде.

Идрис Аметов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев