Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Соңгы вакытта Каз.Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы үгәрешләр кичерә

Каз. Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы бөлгенлеккә төшү чигенә җиткән иде.

Соңгы вакытларда монда зур алга китешләр сизелә. Комплексның тирә-ягы тулысынча биек койма белән тотып алынганлыктан ул заманча заводны хәтерләтә. Ә эшне алар иң элек булган биналарны төзекләндерүдән башлаганнар. Аннары Орел өлкәсеннән яхшы нәселле 225 баш дуңгыз кайтарганнар.

-Баштагы мәлләрдә без күп нәрсәне читтән сатып ала идек. Хәзерге заман базар шартларында бәяләр туктаусыз күтәрелеп торганда, тотрыклылыкка ирешергә нык комачаулады. Шуңа барысын да алдан исәпләп эш итә башладык,-ди "Каз Чаллы дуңгызчылык комплексы" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фәнис Садыков.

Хәзер алар үз эшләрен яңа баштан оештырып җибәргәннәр. Булган төп биналарны юдырып, чистартып, дизинфекцияләгәннәр. Биналарны тәрәзәләре ишекләре алыштырылган, идәннәрен яңартып яңа җиһазлар урнаштырганнар.

Идрис Аметов.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев