Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шикаять хәбәр расланмады

Районыбызның Хутор авылында яшәүче Алексей Макаровтан "Арыш" хужалыгында терлекләргә тиешле тәрбия булмавы, аларның баш саны кимүе һәм әкренләп юкка чыгуга йөз тотулары хакында хәбәр кергәч, без фактларны урында тикшерү ниятендә район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Вәкил Хаҗиев белән юлга чыктык.

Хутор авыл җирлегендә эшләүче "Арыш" җәмгыяте инде күп еллардан бирле игенчелек һәм терлекчелек юнәлешендә эшли. Эшләре дә көйле генә бара. Бу хуҗалыкка 2006 елда Пермь һәм Белгород өлкәләреннән яхшы нәселле "Лимузин" токымлы 56 баш терлек кайтарылган булган.
Алар безнең шартларда бик яхшы яраклашып киткәннәр. Җитәкчеләре Фидаил Төхвәтуллин әйтүенә караганда, терлекчеләр малларны карау, ашату технологиясен төгәл үтиләр. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметүгә юл куелмый. Узган ел биредә алдагы елллар белән чагыштырганда 20 процентка артыгырак ит җитештергәннәр.
Терлекләр көн озын утарда йөриләр. Анда аларга җитәрлек күләмдә печән, салам кертеп бушатылган, азыкның сыйфаты да яхшы. Һәр көнне малларга үз көчләре белән җитештерелгән арпа, бодай, солы, арыш культураларыннан фураж бирәләр.
Идрис Аметов.
Язманы газетадан укый аласыз.
Фото:

http://specagro.ru/news?r10_page=1134&year=2013&print=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев