Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район кабул итү комиссиясе игеннәрнең тишелешен тикшерделәр (ФОТО)

Күп еллардан килгән күркәм гадәт буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашында чәчүлекләрне кабул итү комиссиясе быел ике төркемгә бүленеп, игеннәрнең тишелешен тикшерделәр.

Хуҗалыкларның соңгы елларда игенчелек тармагына зур игътибар бирүләре сөендерә һәм олы өметләр уята. Балык Бистәсеннән Котлы Бөкәш юнәлешенә барганда олы юлдан "Габдриев", "Маннанов", "Габитов", "Мостафин" фермерлык хуҗалыклары кырларында яшел келәмдәй җәелеп яткан иген кырлары, ерактан ук игенчеләрнең тырыш хезмәт куюларын ишәрәли иде.

Шулай да Осиновка авылы юлы буендагы "ВЗП" ның 100 гектарлы борчак басуы читендә тукталмый булдыра алмадык. Мул уңыш вәгъдә иткәндәй ул куе булып күтәрелеп килә иде. Җитмәсә әле яңа гына сихәтле яңгырлар да явып үткән. Күгәрчен авылы янәшәсендәге "Кулон Агро" хуҗалыгының сабан бодае кыры да куе, матур булып үсеш алуы белән безне үзенә җәлеп итте.

Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермерлар чәчү хуҗалык җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы Район кабул итү комиссиясе