Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район чемпионы

Күптән түгел генә машина белән саву осталарының район конкурсында "Аяз-Ойл" хуҗалыгы терлекчесе Зөлфия Мостафина район чемпионы исеменә ия булды. Ул тиздән республика конкурсында катнашачак.

Күп нәрсә коллективның бердәмлегенә бәйле диләр. Моңарчы район конкурсларында бу хуҗалык уңганы Илзирә Габдрахманова актив катнашып җиңү яуласа, хәзер аңа алмашка яшьләр килә. Зөлфиянең быелгы конкурста күпләрне сокландырып уңышлы чыгыш ясавында да Илзирәнең ярдәме зур булды. Чөнки мондый бәйгеләрдә катнашып зур тәҗрибә тупларга өлгергән ул. Бүген дә сынатмый. Хезмәттәшләре Галина Краснова, Рафидә Зәкиҗанова, Җүәрия Заһриеваларның да яшь савымчыга уңай йогынтысы юк түгел. Әнә шуңа Зөлфия коллективта бик тиз үз кешегә әверелде. Ә баштагы мәлләрдә булдыра алырмынмы, кеше көлдермәмме дип борчыла ул. Беренче эш көненнән соң остазларының игътибарын күргәч, күңелгә килгән шик эреп юкка чыга. Зөлфиянең инде фермага эшкә килүенә 15 ел тула. Фермага барганда кайнанасы Әсхия апаның да төпле киңәшләрен хәтеренә сеңдерә ул. Ни дисәң дә, ул да гомере буена фермада сыер сауган бит. Ә бүген исә гаиләнең тоткасы. Ул булмаса, 3 баланы сау-сәламәт итеп үстерә алырлар идемени?! Әле дә аның ярдәмендә абзар тутырып терлек асрыйлар. Бер булганнан бар да була дигәндәй, гаиләдә генә түгел, хуҗалык эшендә дә мактаулы Мостафиннар гаиләсе. Бу фикерне безгә Зур Мәшләк авыл җирлеге Советы хезмәткәре Елена Трофимовадан да ишетергә туры килде.
-Бик эшчән, тәртипле гаилә. Бикчурай Чаллысы авылында күпләрне сокландырып 3 баш савым сыеры, 7 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Зөлфиянең тормыш иптәше Наил дә үзенә ошаган, менә дигән "КамАЗ"чы ул,-диде безгә.
Фермадагы уңышлары хакында Зөлфия бик иркенләп сөйләргә яратмый. Ә менә үзара дус, тату яшәүләре өчен сөенә. Аның фикерен җитәкчеләре дә хуплады.
-Терлекчелек әби-бабайлардан калган борынгы хезмәт булып исәпләнсә дә, элеккегедән ул инде нык аерыла. Таләпләр дә арта, технология дә үзгәрә. Хезмәткәрләребез үз эшләренә тел-теш тидермичә вазыйфаларын яратып, төгәл башкаралар. Әнә савымчыларыбызның һәркайсы 30-35 баш сыер савалар. Авыр вакытларда бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Шуңа эш нәтиҗәләре дә куанычлы аларның,-ди җитәкчеләре Нияз Шәмсетдинов эчке горурлык хисләре белән. Сөенмәслек тә түгел бит, хуҗалыкта быел 2 терлекчелек лагеры оештырганнар. Малларны көнозын болында йөртәләр. Шуңа продукция җитештерү күләме дә арта. Җәйге муллыктан оста файдалана беләләр мәшләклеләр. Бүгенге көндә алар һәр сыердан уртача 16-17 шәр килограмм сөт савалар.

Рәсемдә: Зөлфия Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев