Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Омтылышы белән көчле ул...

Районыбызда иң эре һәм ышанычлы инвестор "Кулон Агро" хуҗалыгы язгы кыр эшләрен һәрвакыт яхшы сыйфат белән башкарып чыга.

Күптән түгел бер очрашу вакытында хуҗалыкның баш агрономы Юныс Гыйльмановтан моның сере белән кызыксындым. Ул тыйнаклык белән генә: «һәр хуҗалыктагы кебек эшлибез инде, бары тик җаваплы эшләргә без башлыча бай тәҗрибәле механизаторларыбызны тартабыз», дигән иде. Шуннан соң бераз уйланып торгач ул "Нью-Холланд" тракторында икенче сезонын катнашучы Ринат Шәрәфиев исемен мактап телгә алды. Мөгаен, язгы чәчүдә быел да беренчелекне бирмәс, диде. Соңгы ике елда Ринат куәтле заманча яңа тракторы белән барлык кыр эшләрендә дә актив катнаша. Бу көннәрдә хуҗалыкта ул дым каплату, көздән сөрелгән участокларны тырмалауда эшли. Хезмәттәше Ринат Гайнетдинов белән бер-берсен ял иттереп язгы чәчүдә тәүлек буена эшләргә исәп итәләр. Тик менә җирнең тигез өлгермәве генә массалы төстә чәчүгә керешергә комачаулый. Шулай да ул тик утыруны белми. Киң алдыручы тырмалар белән көзге сөрүлек җирләрне тырмалый. Сменага ул 120 шәр гектарда эш башкара.
Тырыш хезмәте белән генә түгел, күпләрне сокландырып матур гаилә тормышы белән дә бу гаилә авылда мактаулы икән. Биектау авыл җирлеге хезмәткәрләре тормыш иптәше Әлфинур белән Ринатның төп йортта әти-әниләрен тәрбияләүләре, бик матур яшәүләре, абзар тутырып терлек асраулары турында сөйләделәр. Ринат Шәрәфиев ел әйләнәсе хуҗалык эшләрендә дә актив катнаша. Кыш көннәрендә ул техника, агрегатларны ремонтлый, сафка бастыра. Бер булганнан бар да була дигәндәй, кая кушсалар шунда бара, нинди эш йөкләсәләр шуны булдыра. Быелгы чәчүне дә кыска агротехник срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыгарга исәп итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев