Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Омтылышларында күңел җылысы ята

Без укучыларыбызны Балыклы Чүкәй авылында терлекчелекне уңышлы алып баручы "Азат" крестьян фермерлык хуҗалыгы (җитәкчесе Илдар Имамиев) эшчәнлеге белән таныштырган идек инде. Шушы көннәрдә бу фермерның Анатыш авылында озак еллар буш торган бинага 75 баш нәселле терлекләр алып кайтуын ишеткәч шунда юл тоттык. Биредә гадәти эш иртәсе иде. Башка хуҗалыклардан үзгә...

Без укучыларыбызны Балыклы Чүкәй авылында терлекчелекне уңышлы алып баручы "Азат" крестьян фермерлык хуҗалыгы (җитәкчесе Илдар Имамиев) эшчәнлеге белән таныштырган идек инде.
Шушы көннәрдә бу фермерның Анатыш авылында озак еллар буш торган бинага 75 баш нәселле терлекләр алып кайтуын ишеткәч шунда юл тоттык. Биредә гадәти эш иртәсе иде. Башка хуҗалыклардан үзгә буларак ул безне алдан ук зур хәстәрлек күргәндәй каршы алды. Хезмәт киеренкелеге, зур ыгы-зыгы да сизелми. Бина эчендә якты, чиста, яңа ташып таратылган хуш исле сенаж исе бөркелеп тора. Боларның барысы да эшләүче хезмәткәрләрнең үз вазифаларына уңай мөнәсәбәте турында сөйли. Ирле-хатынлы Габделбәр белән Фәүзия Гыйзетдинова үз эшләрнең чын осталары. Икесе дә утыз елдан артык инде терлекчелектә хезмәт куялар. Без килгәндә дә алар бозаулар өчен азык хәстәрли иделәр. Иртән эш урынына килгәч тә утын ягып солы пешерегә куйганнар. Сенаж, фураж, тоз маллар алдыннан өзелми. Улакларына печәнне дә көне буена җитәрлек итеп тутырганнар. Терлекләрнең ятаклары чиста, калын итеп салам түшәлгән. Үз вазифаларын менә шулай төгәл, яратып башкарулары уңай күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә аларга. Яшь терлекләрнең авыруына юл куймыйлар, беренче билгеләре күренү белән аерым бүлеккә ябып дәвалауга алыналар. Ветеринария табибы хезмәтенә сирәк мөрәҗәгать итәләр. Фәүзия аның барлык нечкәлекләрен өйрәнгән. Яшь малларга үз вакытында прививка ясый. Шифалы үлән төнәтмәләреннән чәй әзерли.
-Хезмәткә түләү дә хәзер соңгы нәтиҗәләрдән чыгып билгеләнә. Җитәкчебез эш кешесенең кадерен белә торганнардан. Шуңа зур тырышлык куярга тырышабыз,-ди терлекче Фәүзия.
"Азат" фермерлык хуҗалыгының киләчәге өметле. Биредә малларның баш санын якын вакытта йөз башка җиткерергә исәп итәләр.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев