Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Нурулла һәрчак юлда

"Кулон-агро" хуҗалыгына барып чыккач, аның җитәкчесе Анатолий Дмитриев көндәлек эшләре белән таныштырып, шунда ел әйләнәсе тик торуны белми торган хезмәткәр "КамАЗ" автомашинасында йөрүче Нурулла Садыйковны мактап телгә алган иде.

Кайбер өлкән яшьтәгеләрнең бу фикере белән килешми мөмкин түгел. Үземә дә андый хезмәткәрләр белән еш очрашырга туры килде. Ни хикмәт, һәркайсы авылда мактаулы, менә дигән хезмәткәрләр. Коллективта да йөзек кашына тиң кешеләр. Күптән түгел Биредә 8 елга якын гына эшләвенә карамастан, тырышлыгы белән инде ул коллективның олы ышанчын, абруен яуларга өлгергән.
Нурулла күрше Биектау авылында ишле гаиләдә туып үскән. Ул чорларда һәрбер авыл малае кебек мәктәпне тәмамлагач район үзәгендә һөнәри белем бирү училищесына юл тоткан. Анда ир балалар өчен аеруча кирәкле булган киң профильле механизатор таныклыгы алып кайтып әтисе Зиннәтулла абзый белән әнисе Зәкия апага булыша башлый. Хезмәт дәрте ташып торган егеткә совхоз җитәкчеләре иске, әмма яхшы хәлдә булган трактор бирәләр. Ул бар күңелен биреп җир эшкәртә, чәчү чәчүдә булыша. Озак еллар дәвамында шулай туган төбәгендә хезмәт куеп әти-әниләренең беренче ярдәмчесе булырга уйлый. Тик тормыш һәрнәрсәгә үз төзәтмәләрен кертә диләр бит. Аны да һич уйламаганда хәрби комиссариатка чакырып алалар. Берничә көннән сау-сәламәт, белемле, һөнәрле егетне чик буе гаскәләренә озаталар. Яхшы әзерлекле егет монда да бик тиз таныла. Кыска гына вакыт эчендә хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы булып өлгерә. Ә инде өйгә кайтып китәр алдыннан бар яктан да килгән, тәртипле егетне штабка чакыртып, комсомол юлламасы белән ул чорларда даны бөтен илебезгә таралган Уренгой газүткәргече төзелешенә китәргә тәкъдим итәләр. Берникадәр вакыт уйланып йөргәч егет ризалыгын бирә һәм тәвәккәлләп ерак Себергә юл тота. Кыр шартларында яшәп мәңгелек туңга әйләнгән җир катламнарын актарып газүткәргече сузу эшенә керешеп китә ул. Ә чираттагы ялында туган авылына кайтып күптәннән күз атып йөргән кызы Фәния белән гаилә корып җибәрә. Алар икәүләшеп ерак Себергә китеп үз туган җиребезне тизрәк газлы итү өчен тырыш хезмәт куялар. Яшьлегендә алган һөнәре аңа биредә дә бик ярап куя. Нурулла шулай итеп 10 ел дәвамында авыр Себер шартларында тракторда, автомашинада эшли. Коллективта абруй яулый. Әле тагын эшләргә исәпләре була, тик олы яшьтәге әти-әнисе аны үз янына чакырта. Шулдай итеп гаиләсе белән ул туган авылына кайтып яши башлый. Хезмәт сөючән егетне ул чорларда Котлы Бөкәш "Сельхозтехника"сының махсус отрядына эшкә чакырталар. Ул монда хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүдә күңелен биреп эшли. Ә инде туган ягына үз якташлары инвестор булып кайткач "Кулон" агрофирмасына эшкә кайта. Көннән-көн авыл җирлеге үсә, яңара. Берсеннән-берсе куәтле производство участоклары барлыкка килә. Бу гамәлләрдә егет тә актив катнаша. Тырыш механизаторны коллективта бик тиз күреп алалар һәм яңа кайткан "КамАЗ" автомашинасын аңа тапшыралар. Шулай итеп ул ашлык ташый, хуҗалык кирәк-яраклары кайтара. Еш кына үзләренең производство базаларына Яңа Чишмә районына командировкага да җибәрәләр аны. Хезмәт кешесе турында җәмгыять аның эш-гамәлләре буенча фикер йөртә, диләр бит. Нурулла Садыйков турында да бүген авылдашларыннан бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Биектауда булганда авыл җирлеге Советы хезмәткәрләреннән дә кызыксынмый булдыра алмадым аның турында.
-Нурулла абый ул коллективның иң яхшы хезмәткәре. Гаиләсе дә авылда тәртипле, тырыш, үз хезмәтләре белән яшәп көн күрә. Туган нигезләрендә 1985 елда яңа йорт җиткезеп керделәр. Абзар тутырып терлек асрыйлар, әдәпле, шәфкатьле ике бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда бар яктан да аларны күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә була,-ди авыл җирлеге Советы сәркатибе Гөлназ Закирова. Әнә шулай төп хезмәтендә дә, тормышта да мактала хезмәт батыры Нурулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев