Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әнисе эшен үз итеп

Авыл җирендә яшәүче бала гадәттә әти-әнисе хезмәтен үзенә гомерлеккә юлдаш итә. Югыйсә, авыл хуҗалыгы эше алай бер дә җиңелләрдән түгел.

Хуҗалыкларда үз эшләренең чын осталары белән очрашып һөнәр нечкәлекләре хакында сорашканда үзем дә аларга зур соклану белән карыйм. Яңа Арыш авылында Гәрәевләр гаиләсе белән танышкач шактый күп нәрсәләргә төшендем кебек. Авыл җирлегендә яшәүче яшьләр күбрәк куллары белгән, йөрәкләре ятып торган эшкә алыналар. Шундыйларны бүген авылның йөзек кашына тиңлиләр дә инде. Чөнки заманалар ничек кенә авыр, зур үзгәрешләр кичерсәләр дә алар әти-әниләре, әби-бабалары хезмәтенә тугрылыклы калалар. "Азык-төлек корпорациясе"ндә алдынгы сыер савучы Гөлнур Гәрәева да нәкъ шундыйлардан. Әти-әнисе Кави абзый белән Нурзия апа гомерләре буена терлекчелектә хезмәт куйганнар. Үзвакытында икесе дә авылның менә дигән данлыклы терлекчеләре булганнар. Бу асыл сыйфатларны балалары күңелендә тәрбияли алулары белән дә бәхетле алар. Нәтиҗәдә, 5 баласы да тормыш кыенлыклары алдында югалып, каушап калмаска өйрәнеп яхшы хезмәт чыныгуы алып үскәннәр. Барысы да әнә шулай мәктәптә укулар тәмамлангач, әти-әниләре янына ашыккан. Ә өлкәннәргә исә аларның ярдәменнән кыйммәте эш алымнарына төшенеп, өйрәнеп үсүләре. Гөлнур да башлангыч сыйныфларда ук апаларына ияреп әнисенә фермада эшен төгәлләргә булыша. Бүген инде аларның һәркайсының үз гаиләләре, яраткан эшләре бар. Балачактан ук алган күнекмә онытылмый диюләре хак шул. Гөлнур да бу хезмәтне үзенә гомерлеккә юлдаш итте һәм ялгышмады. Мәктәпне тәмамлап әнисе эшен дәвам иттерү нияте белән фермага эшкә килүенә дә инде 20 ел вакыт үтеп киткән. Иң сөенечлесе ул һәрвакыт хезмәтен белеп, яратып, тәм белән башкарды. Шуңа уңышлары да куанычлы. Елның-елында хуҗалык терлекчеләре арасында призлы урыннар яулый. Күптән түгел генә Гөлнур 50 баш таналар төркеме алып эшли башлаган. Терлекчеләр аның нинди җаваплы хезмәт булуын яхшы беләләр. Чөнки таналарны машина белән савуга ияләштерү өчен күп көч, тырышлык куярга туры килә. Билгеле инде эштә тәвәккәллек, маллар белән ягымлы аралашуның да әһәмияте зур. Фермада бер савымчының сыер саварга кершекәнче аны иркәләмәсәң, назлап сыйпамасаң, сөтен һич кенә дә бирми диюе истә калган. Әнә шулай терлекләрнең характерларына да төшенергә кирәк шул.
Гөлнур Гәрәева бу көннәрдә фермада мул продукция җитештерү буенча алдынгылар рәтендә. Аның тормыш иптәше Рәис тә менә дигән игенче. Ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый. Быелгы язгы кыр эшләрендә ул МТЗ-1221 тракторы белән 1000 гектардан артык мәйданда эш башкарган, 500 гектарда чәчү чәчкән. Аларның әти-әниләреннән мирас итеп алган хезмәтне балаларына төшендерергә тырышулары да сөенечле хәл. Ни дисәң дә, киеренке эш көннәреннән соң алар үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да 10 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, 3 баш савым сыерлары бар.

Рәсемдә: алдынгы сыер савучы Гөлнур Гәрәева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев