Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мифлар һәм чынбарлык

Умартачылык эшчәнлегендә еш кына тирә-юньдәгеләрнең тотрыклы мифларга әйләнгән, дөрес булмаган фикерләрен ишетергә туры килә. Шуларның кайберләренә аңлатма бирү өчен умартачылык буенча дәүләт инспекторы Марсель Нуриевка мөрәҗәгать иттек. 1 нче миф. Умартачылар балны арттыру өчен бал кортларын шикәр ширбәте белән туендыралар. Җавап: Ләкин бу сирәк очракларда гына шулай. Мәсәлән, уңдырышсыз елны...

Умартачылык эшчәнлегендә еш кына тирә-юньдәгеләрнең тотрыклы мифларга әйләнгән, дөрес булмаган фикерләрен ишетергә туры килә. Шуларның кайберләренә аңлатма бирү өчен умартачылык буенча дәүләт инспекторы Марсель Нуриевка мөрәҗәгать иттек.
1 нче миф. Умартачылар балны арттыру өчен бал кортларын шикәр ширбәте белән туендыралар.
Җавап: Ләкин бу сирәк очракларда гына шулай. Мәсәлән, уңдырышсыз елны кышка запасларны артттыру өчен, дәвалау препаратларын азыкка кушып биргәндә. Бүтән очракларда шикәр ширбәте кулланылмый.
2 нче миф. Бал кортлары үзләренең хуҗаларын таныйлар һәм аны чакмыйлар.
Җавап: Бу да ялгыш фикер. Умартачылык формаль рәвештә умартачылыкның бер төре булып саналса да, бал кортлары кулга ияләштерелгән бөҗәкләр түгел. Алар үзләренең хуҗаларын нәкъ башкаларны чаккан кебек чагарга мөмкиннәр.
3 нче миф. Умартачы бер умартадан, якынча, 1 фляга бал ала.
Җавап: Әлбәттә, 1-2 фляга бал бирә торган бал кортлары семьялыклары да бар. Ләкин безнең якларда күрсәткеч күпкә түбәнрәк.
4 нче миф. Умартачылар бал кортларына аракы яки бал эчертеп, күрше умарталыклардан бал урларга мәҗбүр итә ала.
Җавап: Чыннан да, бик нык тырышсаң умарта кортларын алкогольгә ияләндерергә була. Ләкин тора-бара алар "үз эшләре" белән шөгыльләнүдән туктаячаклар. Умартадан алкоголь чыганагы булган бозылган җиләк-җимеш эзләп кенә чыгачаклар. Бу кортлар гаиләсе инде тулы канлы һәм сәламәт булмаячак.
5 нче миф. Умартачылык әлләни мәшәкатьле шөгыль түгел. Кортлар тотканда иң мөһиме: умарталарны урнаштыру, җәй көне бал суырту, көз көне вакытында идән астына яки махсус йортларга (омшаникларга) урнаштыру.
Җавап: Бу умартачылыктан ерак торучылар арасында иң киң таралган миф. Ә чынлыкта умартачылык бик зур хезмәт, материаль чыгымнар таләп итә торган тынгысыз эш.
Умартачылык сезонлы шөгыль генә булса да, бал кортларына ел әйләнәсе тәрбия кирәк. Рамнар, умарталар әзерләү, кортларның кышлавын контрольдә тоту, дарулар сатып алу-бу әле кыш көне башкаларның күзенә күренми торган хезмәтнең аз гына өлеше.
Умартачылык шөгыле тирәсендә барлыкка килгән беркатлылык белән сугарылган мифларга аңлатма бирү безнең уртак бурычыбыз.
Сиринә Мөхәммәтҗанова язып алды.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев