Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Маллар җәйләүдә йөри

Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре Вәкил Хаҗиев һәм Әхәт Шакиров белән терлекчелектәге хәлләр, малларны җәйләүдә йөртү мәсьәләләре белән танышып, ферма эшчәннәренә төпле киңәшләр бирү максатыннан юлга чыктык.

Барыннан да бигрәк юлдашларымны узган ел ахырында гына терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кылган "Гумашян" крестьян-фермерлык хуҗалыгындагы эшләр кызыксындырды. Андагы эшләрне үз күзләре белән күреп, ферма эшчәннәренә тәкъдим-киңәшләр бирү уе белән Корноухово авылына юл тоттык. Без килгәндә фермада исәпле генә маллар калган иде. Терлекләрнең барысын да болынга чыгарганнар. Фермер өчен бу кыш шактый авыр, сынау елы буларак истә калыр, мөгаен. Терлекләр өчен алдан ук җитәрлек күләмдә азык хәзерли алмаганлыктан, туган бозаулары да күбесе саусыз, еш авырыйлар, хәлсезләр. Шуңа дистәдән артык яшь бозауны ферма алдындагы мәйданга чыгарганнар.
Ә малларны Зюзино авылы юнәлешендәге болында көтәләр. Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесен дә без биредә очраттык.
-Бүген монда 200 баш терлек йөри, аның 100 е сарыклар. Малларны болынга чыгаргач, җиңел сулап куйдык. Сөтләре дә күтәрелә башлады,-ди ул.
Узган елдан ачы сабак алып алар быел бар көчләрен азык базасын ныгытуга юнәлтергә исәп итәләр. Булган күпьеллык үлән җире дә инде искергәнлектән, 50 гектарын быел яңартачаклар икән. Аны тукландыру өчен ашлама да кайтарганнар. Терлекчелек продуктлары җитештерүне яхшырту максатыннан җитди чаралар күрүләре куанычлы хәл билгеле. Димәк, киләчәккә өметләре, ышанычлары зурдан.
Әлеге фермердан үзгә буларак Олы Әшнәк "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте яхшы яши. Азык базасы да нык. Сенаж, хуш исле печән, фураж маллар алдыннан өзелми. Без килгәндә дә Рәмис Шәрәфиев белән Фәнзил Хөсәенов арбага азык төяү белән мәшгуль иделәр. Хуҗалыкның алдынгы савым осталары Әлфия Шәйхелисламова белән Фидания Гарәфетдинова кичке савымга әзерләнеп йөриләр.
-Сыерларны болында, күмәк хуҗалыкның элеккеге алма бакчасында йөртә башлагач, сөтләре дә арта башлады. Быел без 104 баш савым сыерын шушы болынлыкта йөртәчәкбез. Аның мәйданы шактый еракларга сузыла. Ә калган 300 баш терлекне шушы көннәрдә җәйге лагерьга чыгарачакбыз. Бүген анда соңгы әзерлек эшләре бара,-ди ферма мөдире Раил Мифтахов.
Белгечләрнең әйтүләренә караганда терлекләрне җәйләүдә йөртүнең файдасы, уңай йогынтысы бик зур. Аннары соңгы яңгырлардан соң үләннәр дә нык үсеш алды. Бер сүз белән әйткәндә малларны мөмкин кадәр тизрәк болынга чыгарырга кирәк шул. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда "Азык-төлек корпорациясе", "Закиров", "Нәҗимов", "Ильдан" крестьян-фермерлык хуҗалыклары инде күптәннән малларны җәйләүдә йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев