Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Логос” кырларында “Челленджер”

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы Хәлил Әшрәпов белән хуҗалыкларда язгы чәчү барышы белән танышып йөрибез.

Бәтке белән Дикое Поле авыллары арасындагы 500 гектарлы участокка тукталдык. Басу читендә "Логос" җәмгыятенең ике тракторы агрегатларына чәчүлек орлык белән ашлама тутыралар. Әле кырга быел беренче мәртәбә генә чыгып килүләренә карамастан, егетләрнең кәефләре күтәренке. Эштә җитди тоткарлыклар булмаса, чәчүне 15 көндә тәмамларга исәп итәбез, ди алар. Алдан ук яхшы хәзерлек чаралары күрүләре сизелеп тора. Ни дисәң дә, башкарасы эшләрнең дә иге-чиге күренми. Быел алар барлыгы 10400 гектарда чәчү чәчәргә планлаштыралар. Район шартларында берничә ел дәвамында "Джон-Дир" тракторларының җитештерүчән эшләүләрен яхшы аңлаганнар. Алдан ук аларны кайсы участокка кертергә кирәклеге дә хәл ителгән. Районыбызда бердәнбер булган, әле быел гына кайтарылган "Челенджер" тракторының серенә төшенәләр. Әйтүләре буенча 15 миллион сумлык бу техниканы биредә бай тәҗрибә туплаган иң оста механизаторларга тапшырып дөрес эшләгәннәр. Байтак еллардан бирле районыбыз басуларын иңләүче Ислам Галимов белән Әгъзам Хисмәтов эшләтә аны. Алар һәр елда биредә кыр эшләрендә актив катнашып, үзләрен уңай яктан танытырга өлгергәннәр. Механизаторларның икесе дә язгы чәчүдә эшләсә, көзен үзләре үстергән игенне җыеп суктыруда макталалар. Заманча яңа тракторда көнозын ак күлмәк белән йөрергә мөмкин. Әмма тракторчы минем бу фикерем белән килешмичә, көне буена җиргә төшмичә эшләп булмый, диде. Әйе, аларның барысы да кечкенәдән игенче хезмәтенең барлык нечкәлекләрен белеп, күреп шунда чыныгу алып үскән егетләр.


Икенче бер экипажда Илдар Сәхипов белән Фәрит Гарәфетдинов эшли. Агрегатка бер мәртәбә чәчүлек орлык заправкалау 20 гектар мәйданга чәчәргә җитә, ди алар. Башка экипажлар кебек бу егетләр дә бай тәҗрибә тупларга өлгергәннәр. Язгы чәчү чорында алар бер-берсен ял иттереп, тәүлек буена эшне туктатмыйча алып барырга исәп итәләр. Басу читендә Анатолий Кузнечиков белән Михаил Лаврентьевның арба таккан "КамАЗ"лары тора. Быел биредә 2,5 мең гектар-арпа, 2 мең гектарда бодай чәчәчәкләр. Алдагы елларда зур табыш китергән рапсның да мәйданы 3 мең гектардан артып китәчәк икән.


Без килгәндә "Кама" агрофирмасында да механизаторлар җиң сызганып чәчү чәчә иделәр. Аны биредә быел да җиңел кулдан тәҗрибәле механизатор Миннур Миннеханов башлап җибәргән. Анатыш авылы янәшәсендәге 100 гектарлы участокта катнаш азык чәчәләр. Ә орлыкны "ЗИЛ-130" автомашинасы белән Зөфәр Мингалиев ташып тора. Аның хезмәтеннән хуҗалык белгечләре һәм җитәкчеләр дә канәгать.


-Элек агрегатларга чәчүлек орлыкны берничә трактор ташый иде. Хәзер аны икенче ел инде Зөфәр Мингалиев берүзе башкара. Идарә итә торган иске автомашинаны инде ул күптәннән ремонтлап тулы хәзерлек хәленә китерде. Кыскасы, булсын дип йөри торган егет,-ди хуҗалык җитәкчесе Камил Садыйков.


Камалыларның эше юлдашларым Камил Гаязов белән Хәлил Әшрәпов күңеленә дә хуш килде. Чәчелгән участокны алар бик озаклап карап, тикшергәч аңа югары бәя бирделәр. Бер сүз белән әйткәндә, биредә барысы да алдан уйланылганча бара. Хуҗалыкта әлегә өч чәчү агрегаты эшли. Фәйзенур Шакиров белән Илнар Нәҗмиев чәчү комплексы белән идарә итәләр. Якын көннәрдә аларга ярдәмгә Альберт Бәдретдинов белән Александр Волков чыгачак.


-Бу егетләр дә сыната торганнардан түгел. Һәркайсы эш башыннан дым каплатуда нәтиҗәле эшләде. Смена нормаларын арттырып үтәделәр. Алар чәчүдә дә сер бирмәсләр дип ышанабыз,-ди хуҗалыкның баш агрономы Газиз Ханов. Ул быел 30 нчы язын кырда каршылый.


"Кама" агрофирмасы игенчеләре быел 6 мең гектардан артык мәйданда чәчү чәчәргә планлаштыралар. Беренче көннән үк эшләре көйле башланып китүе киләчәккә олы өметләр уята.

Рәсемдә: "Логос" хуҗалыгы чәчү алдынгысы Әгъзам Хисмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X