Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кышын да эш тукталмый

Район икмәк кабул итү предприятиесендәгеләр сезонлы эшли диючеләр ялгышалар. Чөнки биредә кыш көннәрендә дә киеренке хезмәт тукталмый.

Шактый еллардан бирле бу коллективны җитәкләүче Рафаэль Хәсән улы Сафин белән үз эшчәнлекләре хакында фикер алышабыз. Биредә бүген 60 тан артык кеше эшли икән. Һәркайсы үз вазыйфасын зур осталык белән башкара. Ә иң авыр һәм җаваплы хезмәт башлыча хөрмәтле хатын-кызларыбыз җилкәсенә төшә. Чирек гасырдан артык инде биредә эшләүче операторлар Резидә Гәрәева, Рәсимә Зарипова байтак кына яшьләрне дә үз хезмәт серләренә өйрәтеп зур абруй казанганнар. Алар белән бүген янәшә эшләүче Фирдания Гыйззәтова, Рушания Гарипова, Валентина Огнева, Алинә Муравьева, Марина Еповалар биредә еш макталалар. Узган ел кабул ителгән 19 мең тонна ашлыкны чистарту, киптерү, складларга урнаштыруда да аларның хезмәтләре күп. Кыш айларында алар инде аның 10 мең тоннасын шәһәргә төяп озатканнар. Калган икмәкне дә бозылмасын өчен бер урыннан икенче урынга күчереп торалар. Предприятие җитәкчесе әйткәндәй, һәркайсы көндәлек эшне алдан планлаштырып үзләре белеп башкаралар. Ел әйләнәсе әнә шулай киеренке аларның эше.
Ә монда кабул иткән ашлыкны чистартып, киптереп, саклап читкә озату мәшәкате генә түгел, күп еллардан бирле туклану базарын тулыландыруда да актив эшлиләр. Елның-елында предприятиедә районыбызда үстерелгән арпа, бодай, солыдан ярма җитештерелә. Республикабызның сәүдә нокталарында аларга сорау зур. Әнә узган ел 547 тонна продукция сатканнар. Республикабызда гына түгел, читтә дә инде аларны яхшы беләләр. Шуңа төрле өлкәләрдән сорап киләләр. Ярма эшләү цехы башлыгы Дмитрий Вахонин халык ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерү максатыннан һәрбер звено алдына икешәр тонна продукция җитештерү бурычы куелуын әйтте. Һәр звено үз заданиесен арттырып үти икән. Без биредә булган көнне Дмитрий Евдокимов белән Илмаз Фәхриев үз планнарын уңышлы үтәүләрен әйттеләр. Ә эшләү өчен монда бөтен мөмкинлекләр бар. Эшләүчеләр дә бай тәҗрибәле осталар. Габделхак Сабиров, Фәрит Ситдыйков, Владимир Константинов, Рөстәм Гатиятуллин, Владимир Каргин тырыш хезмәтләре белән коллективның хөрмәтен яулаган егетләр. Февраль аенда гына алар 120 тонна продукция эшләп чыгарганнар. 25 килограммлы капчыкларга тутырылган бу ярмалар складларда озак ятмый. Күптән түгел генә 30 тонна продукцияне Калининград шәһәренә озатканнар. Буа, Яр.Чаллы шәһәрләре эшмәкәрләреннән дә зур партиягә заявкалар алынган.
Предприятиедә бүген һәрбер эш әнә шулай планлы төстә башкарыла. Инде ашлык киптерү, чистарту, төяү агрегатларын төзекләндергә керешкәннәр. Монда эретеп ябыштыручы Исрафиль Гәрәев елның-елында актив катнаша.
Ашлык кабул итү предприятиесендә 4 "КамАЗ" автомашинасы бар. Тәҗрибәле транспортчылар Рәхимҗан Миннеханов, Рафыйк Хәбибуллин, Илсур Галиуллин кыш айларында да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында рейска чыгарга әзер торалар. Уңган механизаторлар Наил Шәфигуллин белән Рөстәм Шакиров та тик утыра торганнардан түгел, кышын-җәен эштә. Предприятиенең эшчән халкы кабул ителгән бөртекнең әрәм-шәрәм ителүенә юл куймый. Коллектив матур уйлар, изге планнар белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев